Ике йөрәк — бер язмыш (Тормышта булган хәл)
Җәмгыять

Ике йөрәк — бер язмыш (Тормышта булган хәл)

Газиз белән Зәйнәп бик тату гомер кичерде. Аларның тормышы җитеш, өйләре ямьле иде, әмма йортта бала тавышы яңгырамады.

Еллар узды,  ә күңел бушлыгы кимемәде. Шуннан алар карар кабул итте: ятимнәр йортына барып, үз бәхетләрен табарга. Анда алар игезәкләрне – ике кечкенә кызны очраттылар.


Шулар белән йортлары нур белән тулды. Кызлар үсеп буйга җиттеләр, югары белем алдылар, матур гаиләләр кордылар. Ял көннәрендә барысы да җыелып, әти-әниләре янына кунакка кайта иде. Тормыш шулай тигез генә барганда, кинәт борчу килде. Кызларның берсе – Сәлимәсе – авыр чиргә тарыды. Табиблар ни генә эшләмәсен, хәле начарая гына барды. Ахыр чиктә аңа бөер алыштыру кирәклеге ачыкланды.
Газиз белән Зәйнәп бу хәбәрне ишетеп сыгылып төштеләр. Ләкин озак уйлап тормадылар: Зәйнәп, өзелеп яраткан кызын коткару өчен, үз бөерен бирергә риза булды. Күпсанлы операцияләр, йокысыз төннәр... Ана мәхәббәте могҗиза тудырды – Сәлимә аягына басты, терелде, елмая-көлә яшәвен дәвам итте. Ләкин язмышның тагын бер сынавы бар икән. Бер матур көндә гаилә башлыгы Газиз якты дөньядан китеп барды. Зәйнәп тол калды. Ул иренең үлемен бик авыр кичерде, моңсулык аны тәмам аяктан екты, ул үзе дә каты авырып урынга ятты. Ярый әле күршеләре ярдәм кулын сузды.


Әмма күрше ярдәме белән генә ерак китеп булмый. Игезәкләр нишләргә белми аптырады: әниләрен кая урнаштырырга? Шунда Сәлимә – үз вакытында анасының бөерен алып исән калган кыз – «Әнине картлар йортына тапшырыйк», – диде.
Бу сүзләрне ишетү икенче игезәк сеңлесе Гөлназ өчен чын газап булды. Ул моны катгый кире какты.
– Юк! Безне үстергән, сиңа бөерен биргән әнине ничек чит кешеләр кулына калдырыйк?!  – диде ул.
Сеңелләр арасында каты тавыш-гауга чыкты.
– Мин аны карарга теләмим, минем андый уем юк! – дип кырт кисте Сәлимә.
Гөлназ сүзсез генә әнисенең әйберләрен җыйды да, инвалид коляскасына утыртып, үзенә алып кайтып китте. Аларның гаиләсе зур иде – ире, биш баласы, барысы җиде җан. Шушы ыгы-зыгы эченә Зәйнәпне дә алып керделәр. Баштарак авыр булса да, тора-бара өйгә кабат ямь кайтты. Кызы да, балалар да, кияү дә чиратлашып әбине карадылар. Балалары аны саф һавага алып чыгып йөртте. Инвалид коляскасында утырган килеш тә, ул балаларының шатлыгын күреп яшәде.
Бервакыт могҗиза кабатланды: бер елдан соң Зәйнәп, таякка таянып булса да, үз аягы белән йөри башлады! Гаилә шау-гөр килеп бәйрәм итте.

Хәзер Зәйнәп апага 89 яшь. Ул әле дә исән-сау. Аны ташлаган кызы Сәлимәгә ул үпкә сакламый. Чөнки аның гомере бүгенге көнгә кадәр сузылуы өчен ул икенче кызы Гөлназга һәм аның изге күңелле гаиләсенә мәңге рәхмәтле.


Нет комментариев