Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районында Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча профилактик эшне дәвам иттерәләр.
Аерым игътибар исерек килеш автомобиль белән идарә итүче йөртүчеләрне ачыклауга бирелә.
15 августта 00.02 сәгатьтә Балык Бистәсенең Октябрь урамында инспекторлар Рено Логан автомобилен туктатканнар. Руль артында 1985 елгы җирле яшәүче исерек хәлдә булган. Йөртүчегә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча беркетмә төзелгән. Хокук бозучыга 45 мең сум штраф һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм итү яный.
16 августта 22.05 сәгатьтә З. Шәймарданов урамында, 5 нче йорт каршында, ЮХИДИ хезмәткәрләре Лада Калина автомобилен туктатканнар. Руль артында шулай ук исерек хәлдәге 1969 елгы җирле яшәүче булган. Аңа карата да шул ук маддә буенча административ беркетмә төзелгән.
Моннан тыш, «Балык Бистәсе» мәгълүмат үзәге журналистлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренең уртак рейды кысаларында тикшерүләр Балык Бистәсендә, Масловкада, Олы Елгада һәм Рус Әшнәгендә узган.
Ике сәгать эчендә инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның берничә очрагын ачыклаганнар: куркынычсызлык каешларын эләктермәү, тонировкалау таләпләрен бозу, җәяүлеләргә өстенлек бирмәү. Исерек килеш машина белән идарә итүче тагын бер йөртүче ачыкланган.
Барлык фактлар буенча тиешле беркетмәләр төзелгән. Йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән, хокук бозулар өчен җаваплылык һәм исерек килеш транспорт белән идарә итүнең рөхсәт ителмәве турында исләренә төшергәннәр.
ЮХИДИ район халкына игътибарлы булырга һәм мондый хокук бозуларга битараф калмаска чакыра. Әгәр кемдер исерек килеш руль артына утырырга җыена яки инде идарә итә икән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең дежур частена 8 (84361) 2-21-02 телефонына яки 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Хәбәрне Telegram-канал «Госавтоинспекция Рыбно-Слободского района» аша аноним рәвештә хокук бозу фотосы яисә видеосын җибәреп тә тапшырырга мөмкин.
Нет комментариев