Балык Бистәсе  агротехника техникумы яңа уку елына старт бирде
Җәмгыять

Балык Бистәсе агротехника техникумы яңа уку елына старт бирде

Балык Бистәсе агротехника техникумында яңа уку елы студентларны, укытучыларны, производстводо белем бирү осталарын, ата-аналарны һәм хөрмәтле кунакларны берләштергән күңелле бәйрәмнән башланды.

Бу көнне һава үзенчәлекле атмосфера белән тулды. Сәламләү сүзе белән техникум директоры Мансур Маннанов мөрәҗәгать итте. Ул барлык катнашучыларны Белем көне белән котлады, һәр студент тормышында яңа этапның башлануы буларак бу көннең мөһимлеген ассызыклады. Ул укучыларга белемгә омтылыш, иҗади илһам, ә укытучыларга һәм осталарга һөнәри уңышлар теләде.
Казанышларны тануга аерым игътибар бирелде. Директор үз эшенең остасы Фәрит Наил улы Зәйнуллинга Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына Язылу Турында Таныклык тапшырды, югары казанышлары һәм техникум үсешенә керткән өлеше өчен тирән рәхмәтен белдерде.
Студентларның хезмәт уңышлары да игътибарсыз калмады. Җәйге чорда бик яхшы эшләгәннәре өчен Илназ Гыйниятов (213 төркем), Муса Шәмсетдинов (213 төркем), Илназ Кәримуллин (308 төркем), Рәмис Сәләхиев (309 төркем), Алмаз Егоров (214 төркем), Илсаф Мөхәммәтҗанов (208 төркем), Дмитрий Малямов (311 төркем) практика узган предприятие җитәкчеләреннән лаеклы бүләкләр алдылар.

Бу мәгариф белән икътисадның реаль секторы арасындагы бәйләнешнең яхшы үрнәге булып тора.


Студентларга теләк сүзләре белән район өчен квалификацияле кадрлар әзерләүнең мөһимлеген ассызыклап Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, ТР Балык Бистәсе район суды рәисе Евгений Рябин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге начальнигы Азат Хаматвәлиев үз теләкләрен җиткерделәр.
Тантананың кульминациясе булып геройлар гаиләсен хөрмәтләү булды. Техникум тәмамлаган махсус хәрби операциядә катнашкан  Инсаф Гатауллин мәртәбәле кунак булды.

Аңа һәм аның абыйсы Булатка карата горурлану сүзләре яңгырады. Чын Ватанны саклаучылар үстергән геройларның әнисе Гөлфинә тирән рәхмәт йөзеннән истәлекле бүләк тапшырылды.
Студентлар үзидарәсе Советы рәисе Илина Әхмәдиева беренче курс студентларын актив, кыю һәм дус булырга өндәп, студентларны тормышын яңа баскычына аяк атлау белән котлады.

Бу көн гадәти линейка гына булмады. Ул  бердәмлек, буыннарның өзлексез дәвамчанлыгы һәм Россиянең һөнәри белем бирү системасының якты киләчәгенә ныклы ышаныч символы иде. Яңа уку елы мөбарәк булсын, яңа үрләр яуларга көч-куәт насыйп итсен!


Нет комментариев