Ут хаталарны гафу итми – моны күптән түгел булган янгыннар кабат раслады.
Олы Елга авылында иртән шәхси хуҗалык сараена ут капкан. Януның нәтиҗәсендә корылма тулысынча юкка чыккан.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, януның сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу.
15 август көнне көндез Балык Бистәсендә булган – файдаланылмый торган бинага ут капкан. Яну турында хәбәр 128 нче янгын-коткару частеның элемтә пультына килеп ирешә. Урынга янгын сүндерү бүлекчәләре тиз арада килеп җитте. Урынга килгәч, мәгълүмат расланган: бина эчендә ачык яну барган, бүлмәнең бөтен мәйданы буйлап ут чолгап алган.
Янгын сүндерүчеләрнең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә ут таралуны булдырмый калганнар.Янгын чыгу сәбәпләре һәм булган вакыйганың нечкәлекләре ачыклана.
22 августта 21.38 сәгатьтә Котлы Бөкәш авылында шәхси торак йортта янгын чыккан. Яну нәтиҗәсендә торак йорт һәм ишегалды корылмалары тулысынча юкка чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу.
Белгечләр халыкка электр җиһазларын урнаштырганда һәм эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртәләр. электр җиһазларын һәм үткәргечләрне вакытында тикшереп торырга һәм ремонтларга, ә челтәрләрне монтажлау эшләрен квалификацияле белгечләргә тапшырырга кирәк.
Файдаланылмый торган ташландык биналар аеруча куркыныч тудыра.
Халыкка янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәклеге турында искәртәләр: Төтен яки ут күргәндә кичекмәстән 101 номерына шалтыратырга кирәк.
Владислав Карамаликов,
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча янгын күзәтчелеге өлкән
инспекторы.
Нет комментариев