Балаларның юллардагы иминлеге, ата-аналарның җаваплылыгы һәм балигъ булмаганнар тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итүнең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында Балык Бистәсе районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең бүлек начальнигы, полиция майоры Илназ Шиһапов сөйләде.
– Илназ Зөлфәтович, бүгенге көндә балигъ булмаганнарның мототехника белән идарә итү проблемасы ни дәрәҗәдә актуаль?
– Кызганычка каршы, проблема актуальлеген югалтмый. Балалар скутер һәм мотоцикл руле артына гына түгел, ә йөртү таныклыгы һәм кирәкле күнекмәләре булмаган килеш автомобиль руле артына да утыра торган очраклар бар.
– Нәтиҗәләр никадәр җитди булырга мөмкин?
–Кайвакыт мондый ваемсызлыкның бәясе бик югары була. 1 август төнендә, сәгать 3 тулып 12 минутта, Зәй районында коточкыч хәл булды. Йөртү хокукы булмаган 17 яшьлек яшүсмер Лада автомобиленә руль артына утырган. Ул куркынычсыз тизлек сайламаган, нәтиҗәдә автомобиль кюветка төшеп капланган. Салонда биш балигъ булмаган пассажир булган. Куркынычсызлык каешы такмаган 14 яшьлек пассажир шул мизгелдә машинадан очып чыккан һәм авыр тән җәрәхәтләре алган. Аны хастаханәгә озатканнар. Тагын ике балигъ булмаган пассажир да зыян күргән.
– Мондый хәлләрне булдырмас өчен, ата-аналарга нәрсә эшләргә кирәк?
– Иң беренче чиратта балаларны һәм яшүсмерләрне катгый контрольдә тотарга һәм аларның руль артына үз белдекләре белән утыру омтылышларын туктатырга кирәк. Балигъ булмаганнарга автомобильләр, скутерлар яки мотоцикллар белән идарә итүне тапшырырга ярамый. Ата-аналар аңларга тиеш: бала үзен олыларча тотса да һәм руль артында ышанычлы хис итсә дә, бу әле аның юл хәрәкәтендә мөстәкыйль катнашырга әзер дигән сүз түгел.
Балаларның тәҗрибәсе, йөртү таныклыгы булмау фаҗигага китерергә мөмкин.
–Транспорт хуҗалары өчен җаваплылык каралганмы?
– Әйе. Йөртү таныклыгы булмаган затка транспорт чарасы белән идарә итү мөмкинлеге биргән өчен административ җаваплылык каралган.
Иң мөһиме – бәлага юл куймаска.
Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны җаваплы булырга, балаларга тиешле хокуксыз транспорт белән идарә итәргә рөхсәт итмәскә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра. Баланың иминлеге өлкәннәрнең җаваплылыгыннан башлана.
Нет комментариев