Фәрит Мөхәммәтшин  үз вазифасыннан китүе турында әйтте
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин үз вазифасыннан китүе турында әйтте

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылыштагы 19 нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин парламент рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китүе турында белдерде.

 Ул бу вазифада 30 елга якын эшләде.

Чыгышы вакытында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул озак еллар аның командасында эшләү мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.
 


Нет комментариев