Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә танылган эстрада җырчысы Фирүзә Хафизованы дус кызларын һәм таныш егетләрен чакырып, туган көн уздырган өчен штрафка тратканнар.
Җырчы җирле гореф-гадәтләрне бозуда гаепләнә. Таҗикстанда туган көнне гаиләдә генә уздыру мөмкин икән. Бу хакта "Интерфакс"ка республиканың баш прокуроры сөйләгән. Хәзер гаепләнүче хөкүмәткә 5 мең сомони (500 доллардан артык) штраф түләргә тиеш.
фотоipexperts.ru
Нет комментариев