Кыш көне табигатькә чыгып, шашлыклар кыздырып утыруы кыенрак шул. Кыздырылган ит яратучы гурманнар өчен альтернатив вариант тәкъдим итәбез: шашлыкны бит духовкада да кызыдырырга мөмкин. Җиңел әзерләнә, бик тәмле дә була.
Продуктлар:
Тавык
Суган - 1 шт.
Каймак - 2 аш кашыгы
Сое соус - 2 аш кашыгы
Тоз - 1 бал кашыгы
Тавык өчен тәмләткечләр - 1 бал кашыгы
Яшел тәмләткечләр (петрушка, укроп) - 1 бәйләм
Шулай ук агач шпажкалар кирәк булачак.
Әзерләү процессы:
1. Тавыкны сөякләреннән арындырып, зур булмаган кисәкләргә турыйбыз.
2. Суганны әрчеп, тәгәрәкләр турап, тавык өстенә салабыз.

3. Тавыкны тозлыйбыз, каймакны сылыйбыз.
4. Сое соусын агызып, болгатып, барлык тәмләткечләрне сибеп тавыкны 2-3 сәгатькә суыткычта калдырабыз.

5. Шпажкаларга суган белән чиратлаштырып итне тезәбез.

6. 180 градуска кадәр җылытылган духовкага, 40 минутка пешәргә куябыз.

Өстенә яшел тәмләткечләрне сибеп җибәрергә онытмагыз.
Әзер!

фото http://saby-rt.ru/news/ash-su/dukhovkada-tavyk-itennn-shashlyk-telene-yotarlyk
Нет комментариев