Диләрә  Сәхапова : “Без барысын да бергәләшеп башкарабыз, шулай эшләгәндә җиңелерәк"
Җәмгыять

Диләрә Сәхапова : “Без барысын да бергәләшеп башкарабыз, шулай эшләгәндә җиңелерәк"

 Һәркем үз язмышына буйсынып, гомерлеккә дип сайлаган һөнәренә төрле юллар белән килә, диләр.

Диләрә дә бик кечкенәдән хуҗалык фермасында эшләүче әнисенә булышып үсә. Нәфига апа гомере буена диярлек терлекчелектә хезмәт куйса да үз чоры өчен бик зыялы, укымышлы кеше була. Тормышлар авыр, гаилә ишле булганлыктан гына аңа укуын дәвам итү мөмкинлеге булмый. Шуңа балаларына да ул һәрвакыт: ”Укыгыз балалар, белемле - йөзне, көчле берне ега”, - дияргә яраткан. Шуңа Диләрә дә буш вакытларында әдәби китаплар укырга ярата. Укытучылар аны мәктәпкүләм кичәләрендә шигырь сөйләргә, җырларга сәхнәгә чакыра торган булалар. Үз өстендә ныклап торып шөгыльләнергә вакыт ягы гына җитеп бетми. Мәктәптән кайткач, дәресләрен күздән кичереп, өйгә бирелгән эшләрне карап чыккач, шәхси хуҗалыкларындагы терлекләрне карарга, сыер саварга чыгып китә.  Әти-әнисе һәрвакыт колхоз эшендә булганлыктан абзардагы малларны карау да күбрәк аның җилкәсенә төшә. Дөрес, апа-абыйлары да өй эшләреннән читтә калмыйлар. Алар янәшәсендә Диләрә дә бик кечкенәдән өлкәннәргә булышып, чыныгып үсә. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Казан шәһәренә китеп артистлыкка керергә исәбендә булуын әнисенә җиткерә. Тик әнисе кызының бу уйларын нигәдер хупламый. Шуңа беркадәр кәефе кырылса да ул шәһәрдәге тегү фабрикаларының берсенә эшкә керә. Фабриканың тулай торагында яшәп, производствода эшләп хатын-кызлар өчен аеруча кирәкле һөнәр серләрен үзләштерү белән бергә ул кичке мәктәпкә йөреп урта белем алуга ирешә. Тырышып хезмәт куя. Фабрикада өч ел эшләп кулына урта белем турында аттестат алгач Казан педагогия көллиятенә  килә. Керү имтиханнарын уңышлы төстә тапшырса да билгесез сәбәпләр аркасында аның исеме укырга керүчеләр исемлегендә булмый.  Бу хәлгә нык борчылса да бирешми кыз, булган документларын алып Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына барып керә. Шау-шулы студент еллары аны бик тиз үзенә бөтереп алып кереп китә. Мәктәп елларындагы кебек монда да ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Әлеге уку йортын уңышлы төстә тәмамлап, кулына агроном белгечлеге дипломы алгач туган ягы Теләче районы Айдар авылына эшкә җибәрәләр. Аны Ленин исемендәге колхозга эшкә билгелиләр. Биредә ул уку йортын яңа гына тәмамлап килгән укытучы кыз белән таныша, бер бәйрәм алдыннан алар аның туган ягы - Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылына кайтып килергә килешәләр. Яшьләр билгеле инде кич күңел ачарга клубка чыгалар. Биредә яшьләр күп, уен-көлке, җыр-бию яратканга авыл да аның күңеленә хуш килә. Ә икенче көнне инде клубтан кайтканда,  яңа гына хәрби хезмәттән кайткан берәү аны озата кайта. Шулай итеп һич көтмәгәндә ул бу авылның бер дигән егете Равил белән танышып китә. Алар шактый вакыт  үзара дуслашып йөреп, бер-берсеннән башка яши алмауларын тәмам аңлагач кына гаилә корып җибәрәләр. Тәб. Чаллы авылына күченеп кайткач аны Котлы Бөкәш “Сельхозтехникасы”на кассир итеп эшкә кабул итәләр. Берүк вакытта ул читтән торып Казан педагогия институтына укырга да керә. Укуын уңышлы төстә тәмамлагач аңа авыл җирлегендә китапханәче хезмәтен тәкъдим итәләр. Кечкенәдән үк китап дөньясы белән яхшы ук таныш булганга бу эш серләрен үзләштерү аңа алай авыр  булмый. Ә ул елларда авылда китап сөючеләр шактый күп була. Мәктәп укучылары гына түгел, яше-карты кичләрен клубка килеп көндәлек матбугат чаралары белән кызыксыналар. Баштагы елларда ул Тәберде Чаллысы авылы китапханәсендә хезмәт чыныгуы ала, аннары аны Котлы Бөкәштәге китапханәгә күчерәләр. Бүгенгесе көнне биредә 30 меңнән артык китап запасы бар. Китапханәдә яраткан язучыларның туган көннәрен, милли бәйрәмнәр, илкүләм танылган шәхесләрне искә алу кичәләре аеруча зур хәстәрлек белән үтә. Кичәләрдән тыш китап укучылар һәм мәктәп укучылары белән теге-яки бу әсәр буенча фикер алышу чаралары, төрле смотр-конкурслар үткәрү дә еш була. Китапханәче хезмәте ул читтән карап торганда гына җиңел, мәшәкатьсез төсле күренә. Әле болардан тыш шәхси хуҗалык, гаилә, оныклар мәшәкате дә бар бит. Тик шулай да гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча, абзарда 9 баш сыерны саварга, гомумән, 15 баш терлекне карарга ничек өлгерәсез соң, дигән сорауны бирмичә булдыра алмадым үзенә. Ул беркадәр сүзсез торды да: “Без барысын да бергәләшеп башкарабыз, хәзер кул хезмәте җиңелләште бит инде”, - дип җавап кайтарды. Чыннан да алар бүген икесе дә бюджет тармагында хезмәт куйсалар да үзләренең шәхси хуҗалыкларын көйле генә алып бару җаен таба белгәннәр. Сөтне өйгә килеп алып китәләр. Аннары саву аппараты да эшне бермә-бер җиңеләйтә. Әлбәттә инде, күп эшне алар авыл мәдәният йорты директоры булып эшләүче ире Равил белән бергәләшеп башкаралар. Боларның барысы хакында да әңгәмәдәшем  үз сүзләре белән әйтмәсә дә, аның эчкерсез ягымлы карашыннан барысы да ачык сизелеп тора иде.

Идрис Аметов


Нет комментариев