Чечен җиренә сәяхәт
Җәмгыять

Чечен җиренә сәяхәт

Октябрь ае тәмамланганда Чечен Республикасында эшлекле сәфәрдә булырга туры килде безгә.

Дөресен әйткәндә, күптән көттем мин бу сәяхәтне. Ниндидер бер эчке дулкынлану белән көттем. Күңелем белән инде күптән мәчетләренә кереп, намаз укып, матур теләкләремне теләп чыктым, бугай... Инде менә шул матур хыяллар чынга ашты: без чечен җирендә, Грозный урамнары буйлап атлыйбыз.

Безнең бит "Чечня" дигәндә, башка матур уйлар килми, җәмәгать. 90 еллардагы сугыш, җимерек шәһәр, "Ии, шуның малае Чечняга эләккән икән, исән-сау гына әйләнеп кайтырга язсын" дигән шомлы сөйләшүләр... Мәктәпне тәмамлауга, ихлас, акыллы, гел авызы ерык классташым Рәфис Гәрәевнең цинклы табутта кайтып төшүе дә шушы җирне бары нәфрәт, кайгы белән күз алдына бастыра иде.

Әмма ни гаҗәп: без бөтенләй башка Грозный буйлап атлыйбыз. Башкалабыз Казандагы кебек төзек урамнар, биек, заманча технологияләрне исәпкә алып төзелгән биналар, чит ил машиналары, чәчәкләр, чәчәкләр... Уңга карасаң да, сулга карасаң да, "Әхмәт - көч" дигән язулар, Чечен Республикасының беренче президенты Әхмәт Кадыйровның зур-зур портретлары... Бер караганда, без мондый нәрсәгә ияләшкән халык бит. Ленин бабай портретына карап, аның "Укырга, укырга һәм укырга!" дигән сүзләрен девиз итеп ятлап үскән буын без. Әгәр халык беренче президент исемен мәңгеләштерә, аңа дан җырлый икән, мөгаен, бу да начар түгелдер.

Грозный урамнары буйлап чечен кызлары каядыр ашыга. Зифа буйлы, озын итәкле, косынкалы-яулыклы кызларга карап сокланмый мөмкин түгел. Вак-вак атлап, карашларын аска юнәлтеп, акрын гына сөйләшеп атлый алар. Яулык астыннан күренгән озын кара чәчләре аларны тагын да сылурак, гүзәлрәк итә сыман. Ир-егетләр үзара сугышканда, кызлар башындагы яулыкның салынуы да сугыш туктауга төп сәбәп булып тора икән.

Егетләре дә төз гәүдәле, әмма кырыс йөзле. Үзара чечен телендә аралашкан егетләрнең кызлар янында сөйләшеп, көлешеп басып торганын күрмәссең. Бездәге кебек кочаклашып йөрү, этешү-төртешү, ихахайлап көлешү, тәмәке тарту юк монда.

Урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә кырыс йөзле, аз елмаючан. Горур, усал, баш бирмәс холыклы булулары йөзләренә чыккан. Әмма бу аларны бер дә ямьсезләми, киресенчә, сокланып карарга мәҗбүр итә. Аларга карап син дә, башыңны югары күтәреп, (татарның горур баласы икәнлегеңне ассызыклап) алга атлыйсың. Эчтән генә "Я, Раббым, болар белән чагыштырганда без бик бәхетле халык бит", дип уйлыйсың. 40 нчы елларда Урта Азиягә депортацияләнгән, 90 елларда ачы сугыш афәте күргән, якыннарын югалткан, йортлары җир белән тигезләнгән халык әле дә елмая, матур яши әле.

Кешеләренә карап бер соклансам, гамәлләренә карап тагы да гаҗәпләнәм, тел шартлатам. Эш-эш дип, биш вакыт намаз калдыручы кеше дә юк, кибет киштәләрендә "ак башлы малайларны", ыслаган дуңгыз колакларын да очратмассың монда...

Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.

 

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

 


Нет комментариев