23 апрель көнне Биектау авылы мәдәният йортында гаилә кыйммәтләренә багышланган чара узды.
Анда 50 елдан артык бергә яшәгән гаиләләр, шулай ук күп балалы гаиләләр чакырылган иде. Биектау авылыннан: 64 ел бергә яшәгән Галиевлар гаиләсе һәм куп балалы Шәрифуллиннар гаиләсе. Яңавыл авылыннан: 58 ел бергә яшәгән Сабировлар гаиләсе. Чаллыбаш авылыннан: 62 ел бергә яшәгән Шайдулиннар гаиләсе. Яңасала авылыннан: 61 ел бергә яшәгән Галәветдиновлар гаиләсе.
Чара концерт номерлары белән узды, гаиләләр яшь вакытларын искә алдылар, килгән тамашачылар белән гаилә бәхете тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Хөрмәтле кунаклар Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары-Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы булды Балык Бистәсе районы ЗАГС мөдире Галиева Гөлшат Рифкать кызы. Гаиләләргә нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез.
Нет комментариев