2021 елның 1 сентябреннән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында документ дәүләт хезмәтләре порталы аша яңа кагыйдәләр буенча юллана.
Россия Федерациясе Хөкүмәте 2021 нче елның 19 июнендә № 947 карар кабул итте һәм ул агымдагы елның 1 сентябрендә үз көченә керде. Әгәр дә адресат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында карарларны дәүләт хезмәтләре порталындагы «Шәхси кабинет»ында гына алырга ризалык биргән булса, карар анда урнаштырылганнан соң, адресатка икенче көнне бирелгән (тапшырылган) дип саналачак. Ул моны эшләмәгән очракта, 7 көн эчендә, документ адресатка порталга кергәннән соң икенче көн эчендә китерелгән дип саналачак.
Адресат дәүләт хезмәтләрендә теркәлмәгән, карар кабул ителгәннән соң 7 көн эчендә әлеге порталга кермәгән һәм карарны дәүләт хезмәтләре аша кабул итәргә ризалык бирмәгән очракта документ кәгазь вариантта почта аша җибәреләчәк.
Гомуми кагыйдә буенча карарга аның күчермәсен тапшырганнан яки алганнан соң 10 тәүлек эчендә шикаять бирергә мөмкин. Әгәр 1 сентябрьдән башлап шикаятьне дәүләт хезмәтләре аша би-рсәгез, аның буенча карарның күчермәсен шунда урнаштырачаклар (техник мөмкинлек булса). Күчермәне адресатка порталга кергәннән соң китерелгән дип санарга мөмкин.
Әгәр хокук бозу турындагы документларны дәүләт хезмәтләре аша җибәрсәләр, почта элемтәсе хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләрен дә исәпкә алалар. Аның буенча федераль почта элемтәсен оештыру мәгълүмат системасында электрон заказ җибәрүне адресатның юлламаны укуы турында хәбәр алса, бу тапшыруны раслау була.
Рәнис Мөксинов,
район прокуроры урынбасары,юстиция киңәшчесе.
Нет комментариев