Балык Бистәсе район мәгариф  бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков барлык укытучыларны бәйрәм белән тәбрикли
Җәмгыять

Балык Бистәсе район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков барлык укытучыларны бәйрәм белән тәбрикли

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр,  һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

 Сезне халыкара дәрәҗәдә үткәрелүче Укытучылар көне белән кайнар котлыйм. Заманалар узу белән мәгариф тармагында инновацион үзгәрешләр күзәтелсә дә, укытучының вазыйфасы һаман да бер булып кала: яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, аларны киңкырлы шәхес итеп тәрбияләү.                                                                                            

Хөрмәтле укытучылар! Илебезгә тирән белемле, конкурентлыкка сәләтле, әхлаклы һәм югары гражданлык хисенә ия яшьләр тәрбияләүдә сезнең өлешегез бик зур. Балалар күңеленә салынган бәхет, шатлык чаткылары нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз, тынгысыз хезмәтегез белән яулана. Катлаулы хезмәтегезне намус белән башкаруыгыз өчен  рәхмәт сезгә! 

Бәйрәм уңаеннан сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, абруйлы хезмәтегездә уңышлар телим.

                                                                       

Илсур Садыйков,

район мәгариф

бүлеге җитәкчесе.


Нет комментариев