Балык Бистәсе район ашлык кабул итү предприятиесенә  беренче икмәк олаулары килде
Җәмгыять

Балык Бистәсе район ашлык кабул итү предприятиесенә беренче икмәк олаулары килде

Шушы көннәрдә район ашлык кабул итү предприятиесенә агымдагы ел уңышының беренче икмәк олаулары килде.

Әллә инде урып-җыю эшләренең бик киеренке торуыннанмы, быел олылап тантаналар үткәрүне кирәккә санамаганнар. Элек-электән килгән күркәм гадәтне бозарга кирәкмәс иде. Ни дисәң дә ул эш темпын көчәйтеп башкаларны да олы җиңүгә рухландырып торучы матур традиция иде.

Ә бу елның беренче ашлык олавын “Азык-төлек корпорациясе”ннән Александр Егоров китерде. Аның аягы җиңел булырга охшаган. Яңаарышлылар 70 тонна яхшы сыйфатлы бодай тапшырдылар.

Башка еллардагы кебек быел да ашлык кабул итү предприятиесендә кызу эш кайный. Әнә районыбыз хуҗалыклары һәм фермерлары гына түгел, күрше Лаеш, Питрәч, Теләче районнарыннан да вәкилләр килеп икмәк тапшырырга үзара килешү төзергә өлгергәннәр. Белгечләрнең әйтүләренә караганда узган ел 70 мең тонна ашлык кабул итеп урнаштырылган. Китерелгән ашлыкны быел да кире какмаячаклар. Бу нияттән инде бөртекләрне саклау складларын төзекләндерү эшләрен дәвам иттерәләр. Ашлык киптерү һәм төяү агрегатлары да тел-теш тидермәслек итеп яңартылган. Елның-елындагыча биредә быел да тәүлек буена эшне туктатмаска исәп итәләр.”Җәйнең бер көне ел туйдыра” дигән халык әйтеме нәкъ менә ашлык кабул итү предприятиесе хезмәткәрләре хакында әйтелә кебек.

 

Идрис Аметов.


Нет комментариев