Менә берничә ел инде Балык Бистәсе авылларында якташыбыз Фәтхерахман.Әхмәдиев исемендәге фестиваль концертлары гөрләп үтә. 3 нче февраль көнне безнең Югары Тегермәнлек Мәдәният йортында Котлы Бөкәш һәм Тәб. Чаллы авылы үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт булып үтте. Концертта Диләрә һәм Равил Сахаповларның дуэты,Илдус Садыйковның һәм башка җырчыларның моңлы җырлары тамашачы күңеленә...
Менә берничә ел инде Балык Бистәсе авылларында якташыбыз Фәтхерахман.Әхмәдиев исемендәге фестиваль концертлары гөрләп үтә. 3 нче февраль көнне безнең Югары Тегермәнлек Мәдәният йортында Котлы Бөкәш һәм Тәб. Чаллы авылы үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт булып үтте. Концертта Диләрә һәм Равил Сахаповларның дуэты,Илдус Садыйковның һәм башка җырчыларның моңлы җырлары тамашачы күңеленә хуш килде. Мондый концертлар тагын да дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз.
Гөлгенә Гәрәева,
мәдәният йорты җитәкчесе.
Әзерләде Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев