Соңгы елларда Кама яры буендагы үзгәрешләргә халык сөенеп туймады. Башка ял урыны булмаганлыктан халык агылды гына бирегә. Ни кызганыч, быелгы кышның кырыслыгы гына балыкбистәлеләрнең кызыклы кышкы ял планын өзеп куярга мәҗбүр булды. Монда куелган миллион сумнар белән исәпләнгән спорт җиһазлар, балалар мәйданчыклары тулысынча кар көртләре астында калдылар.Кайбер урыннарда аларның кемнәргәдер...
Соңгы елларда Кама яры буендагы үзгәрешләргә халык сөенеп туймады. Башка ял урыны булмаганлыктан халык агылды гына бирегә. Ни кызганыч, быелгы кышның кырыслыгы гына балыкбистәлеләрнең кызыклы кышкы ял планын өзеп куярга мәҗбүр булды. Монда куелган миллион сумнар белән исәпләнгән спорт җиһазлар, балалар мәйданчыклары тулысынча кар көртләре астында калдылар.Кайбер урыннарда аларның кемнәргәдер ялварып сузылган "торба куллары" гына инде ничә ай дәвамында ярдәм көтә.

.jpg)
Нет комментариев