-Дүрт ел инде, балам, урын өстендә калганыма. Менә соңгы елларда үзем торып утыра башладым, Аллага шөкер. Рәхмәт яусын улым белән киленемә, бик тәрбиялиләр.
Рабига апа рәхмәт тулы күзләре белән килене Диләрәгә бакты. Эчкерсез карашы самими күңелне сыйдырса, маңгай-йөзләрдәге тирән сырлар үткән тормышның эзен чагылдырды кебек.
Авылда калып кайнана янәшәсендә гомер...
-Дүрт ел инде, балам, урын өстендә калганыма. Менә соңгы елларда үзем торып утыра башладым, Аллага шөкер. Рәхмәт яусын улым белән киленемә, бик тәрбиялиләр.
Рабига апа рәхмәт тулы күзләре белән килене Диләрәгә бакты. Эчкерсез карашы самими күңелне сыйдырса, маңгай-йөзләрдәге тирән сырлар үткән тормышның эзен чагылдырды кебек.
Авылда калып кайнана янәшәсендә гомер кичергән, бер сулыш-киңәштә торган гаиләләр, шөкер, аз түгел. Күгәрчен авылында да шактый алар. Шуларның берсе Мөхәммәтҗановлар гаиләсе. Диләрә белән Тәфкил исемен атауга, аларны белмибез, диючеләр булмас. Ике дистә елын авыл халкы сәламәтлеге сагында торган, бик күп рәхмәт-мактауларга ирешкән шәфкать туташы Диләрә, нинди генә эшкә керешсә дә кулларында ут уйнаткан Тәфкил һәм йорт-нигезнең төп тотнагы Рабига апа-тату бер гаиләне тәшкил итә. Үтелгән юллары исә аз да түгел, күп тә түгел-тулы бер йомарлам гомер.
-Киләсе ел көмеш туйлы елыбыз. 20 яшь кенә иде үземә кияүгә чыкканда. Күп эшне белмәгәнмендер дә инде. Әни акыллы булды, барысына да сабыр гына өйрәтте. Шуңа да кайнанам диясем килми, әни дип рәхәтләнеп әйтәм,-ди Диләрә.
Сабырлыкны юкка гына алтынга тиңләмиләрдер. Тормышта үзе дә авырлыкларны күп күргән, яшьли тол калган Рабига апа яшьләр өчен терәк, йорт өчен тере "йозак" була. Шәфкать туташы булып Котлы Бөкәштә, аннан Зәңгәр Күл авылына йөреп эшләгән чакларында Диләрә өчен җан тынычлыгы да бирә ул. Кызлары Айзилә, Язилә, игезәкләр Айназ белән Риназ да тәүге тәрбияне әбиләреннән алалар.
-Беренче булып кыз туу калганнарына зур ярдәм икән ул. Бер-берсенә иптәш булып үстеләр, Аллага шөкер. Игезәк улларыбыз да быел беренче класска укырга керделәр инде,-ди Рабига апа, оныклары өчен куанып.
1941 нче елгы Рабига апа. Үзе әйткәндәй, сугыш елы баласы. Әтисе Нури абый яу кырында ятып калган. Әнисе Хәдичә апа балалары исән-сау булсыннар дип көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган. Хәер, тыныч еллармыни?! Сугыштан соңгы тормышны аякка бастыру өчен дә күпме көч түгелгән?! Буй җиткереп үз гаиләсен коргач әтисезлек дигән ярлык янәдән баш калкыта: ире Низам комбайны белән фаҗигале рәвештә вафат була. Язмышлар кабатлана диярсең, беренче класста укучы кызы Райләне, ике яшьлек Тәфкилне кочагына алып ялгызы кала Рабига апа. Толлык дәрәҗәсен саклый, балаларына яхшы тәрбия бирә ул. Бүгенге көндә һәркайсы үз тормышын корган. Кызы Бәтке авылында шәфкать туташы булып эшли, ә Тәфкил, әйткәнебезчә, янәшәсендә.
-Авылдан китү уе башыма да кереп чыкмады. Төп нигезне таркатасым, әнине ташлап китәсем килмәде. Әтисез үскәнгәме, бик иртә чүкеч, кадак тотарга өйрәндем. Өйне яңарттык, барысын да үз кулым белән эшләдем,-ди Тәфкил.
Район үзәгендә дә ике катлы йорт җиткергән Мөхәммәтҗановлар. Һәр почмагына хуҗа кеше-Тәфкилнең тырыш хезмәте салынган.
-Авылдан китәсебез килми әле. Шуңа күрә ашыкмыйбыз. Балалар да башлангыч белемне авылда алсалар җиңелрәк булыр дидек. Айназ белән Риназны әтиләре район сәнгать мәктәбенең курайчылар түгәрәгенә йөртә. Балалар әтиләренә охшаганнар-җырга-моңга гашыйлар,-ди Диләрә.
Язиләнең Казан театр училищесының эстрада бүлегендә укуы, улларының музыка коралларына, биюгә тартылулары да Тәфкил йогынтысыннан. Өздереп гармунда уйный, мәдәният йортында узган кичәләрдә дә катнаша Тәфкил. Уллары да узган ел "Созвездие-Йолдызлык" конкурсында катнашып Диплом белән бүләкләнгәннәр. Олы кызлары Айзилә исә Казан югары уку йортын тәмамлап юридик белем алган. Күгәрчен егете Илшат белән тормыш корып, Ильяс исемле малай үстерәләр.
Әнә шулай гөрләп яши Мөхәммәтҗановлар гаиләсе. Кичләрен барысы бергә җыелгач өй эче гармун, курай авазларыннан, балаларның җыр-биюләреннән янәдән җанланып китә. Гомерле булсын шатлыклы авазлар, сөю-сәгадәтле учак сүнмәсен!
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев