Зәңгәрле авылының район картасыннан сызылуына инде шактый еллар. Үзвакытында нык хуҗалыклы, тырыш халкы белән танылган ул. Тавык, сарык фермалары булган. Әмма әкренләп авыл "үлә" барган. Моңа, күрәсең, яшьләрнең шәһәргә китүе, соңрак карт-корыларның авыл белән хушлашуы да сәбәпче булгандыр. Зәңгәрле әнә шулай юкка чыкса да, халкыбыз үз йолалаларын әле онытмаган икән....
- Мин Олы Әшнәктән 1965 елда Зәңгәрле авылына килен булып төштем. Шул чагында авыл халкының чишмә буена җыелып "Изгеләр ашы" үткәргәнен беренче тапкыр күргән идем. Менә шул еллардан бирле, Аллага шөкер, һәр елны үзебез дә катнашабыз. Бу авылдашларны, туган-тумачаларны, дусларны очраштыра торган үзе бер бәйрәм. Туган нигезгә килеп баш ию, зиратка барып әрвахлар рухына дога кылу-барысы да изге нияттән башкарыла.
Быел да халык бик күп килде. Олы һәм Кече Әшнәк, Олы Солтан, Гобәй, Укмас, Шумково, Олы Елга һәм тирә-күрше авыллардан, Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән кайтучылар да бар иде. Аш-су өчен кирәк-яракларны үзебез алып кайтабыз. Учак ягып ике казанда итле аш пешә, ике самовардан утлы күмер өзелми. Аш пешкәнче рәхәтләнеп чәй эчәргә дә була. Тәмле-тәмле ризыклар мулдан, табынга һәммәсе дҗ үз өлешен кертә. Шулай да Балык Бистәсеннән кайткан Малик белән Люция Габитовларның зур ярдәмен әйтми кала алмыйм. Ел да "Изгеләр ашы"н үткәрүдә булышлык күрсәтә алар. Зәңгәрле авылыннан чыккан татар әдәбиятының аксакалы, язучы Вакыйф ага Нуруллин да ел саен әлеге ашка атап кайта. Балачак, яшьлек елларын матур итеп сөйли, аны тыңлавы да рәхәт.
Аш-суны, гадәттә, Рәхилә апа, Хаҗирә апа белән бергәләп әзерлибез. Быел Балык Бистәсеннән кайткан Фәния Вәлиева да булышты. Соңыннан өйлә намазын барыбыз бергә укыйбыз. Аңа кадәр Рәхилә апа дини вәгазьләрен халыкка җиткерә. Табын янына әнә шулай вәгазьләнеп, намаздан соң җыелабыз. Үзем бу авылдан булмасам да, бер-беребезгә карата яхшы мөгамәлә, игътибарны күреп күңел сөенә. Киләчәктә дә шулай аралашып яшәргә язсын иде.
"Изгеләр ашы" икенче төрле "Чишмә ашы" дип тә йөртелә икән. Бусы, мөгаен, чишмә янында уздырылгангадыр, ди Зәйтүнә апа. Ни хикмәт, әлеге аштан соң табигатькә яңа сулыш өрелә, матур гына җылы яңгырлар да явып үтә икән. Быел да шулай булган.
- Кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез ирешә дип уйлыйбыз инде. Быел ураза башланганчы дип 3 июньдә җыелдык, Алланың рәхмәте белән, берничә көннән соң яңгыр да яуды, - ди ул.
Әйе, өлкәннәр әйткәнчә, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Изге ниятләрдә яшисе, саулык, тигезлектә гомер кичерәсе иде.
Фәрвәз Каюмова.
Фотосы: http://kemerovo.rusplt.ru
Нет комментариев