Балык Бистәсе район Советы утырышында исәп - хисап доклады тыңланды
Җәмгыять

Балык Бистәсе район Советы утырышында исәп - хисап доклады тыңланды

(Балык Бистәсе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдиновның "2017 елда районның социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында"гы отчет докладыннан)

Җирле үзидарә органнарының төп һәм гомуми максаты булып районда системалы рәвештә үсеш тәэмин итү һәм тотрыклы эшчәнлек алып бару тора.
Районда территориаль тулаем керем 6 миллиард 56 миллион сумны тәшкил итте. Үсеш 13 процентка тиң. Әлеге санның 2 миллиард 626 миллионы авыл хуҗалыгы өлешенә туры килә, бу узган елга караганда 129 процент тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы продукциясе сатуның күләме 5 процентка артып, 1 миллиард 236 миллион сумга җитте. Ягъни, 1 гектар сөрү җиренә 15,9 мең сум туры килә. Узган елны бөртекле культуралар 43,9 мең гектарда, сөрүлек җирләренең (84 мең гектар) 52 процентында үстерелде. 141,7 мең тонна ашлык җыеп алынды, уртача уңыш гектардан 32,7 центнер тәшкил итте (республикада - 32 центнер). Җитәрлек дәрәҗәдә, бер шартлы башка 36,3 азык берәмлеге күләмендә терлек азыгы әзерләнде (республикада - 35,5).
Терлекчелек - район өчен-авыл хуҗалыгы тармагының төп юнәлеше булып тора. Аның үсеш дәрәҗәсеннән авылда яшәүчеләрнең керемнәре, алга таба яшәү рәвешләре нык бәйле. Район авыл хуҗалыгында мөгезле эре терлекләрнең саны 12757 башка җитте, шуларның 4200 е савым сыеры. 16675 тонна сөт, 3103 тонна ит җитештерелгән. Бу сан узган 2016 елга караганда 110 һәм 105 процент тәшкил итә.
Авыл җирендә эшчәнлек алып баруның кече формалары буенча районның республикакүләм тоткан урыны ныклы. Районда алар саны 45 кә җитте. Тагын 14 ендә төзелеш дәвам итә. Республика рейтингында район 17 нче урында.
Шәхси хуҗалыкларда 7269 мөгезле эре терлек бар, шуларның 2887се савым сыеры. Гаилә фермаларының тиз үсеше һәм җәлеп итүчәнлеге күбесенчә дәүләт ярдәменә бәйле. 2017 елны бу максатларда гомуми суммасы 50 миллион сум булган 11 грант бирелгән. Төрле субсидияләр рәвешендә бирелгән дәүләт ярдәменең күләме 223 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән 10,6 миллион сумы шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен бирелгән.
2017 елда авыл хуҗалыгы объектларын модернизацияләү һәм яңарту кысаларында "Балык Бистәсе продкорпорациясе" җәмгыятендә, "Габитов" крестьян фермер хуҗалыгында 100 һәм "Габдриев" крестьян-фермер хуҗалыгында 200 башка исәпләнгән терлек биналары сафка кертелде. "АгроимплексКазыли" җәмгыятендә сыйдырышлыгы 3000 тонна булган яшелчә саклагыч төзелде.
"Кулон" җәмгыятендә 2018 елның декабрь аенда 500 баш сыйдырышлы терлек комплексының икенче чираты эшли башлаячак. Шуның нәтиҗәсендә проект егәрлеккә чыгып, биредә савым сыерларының баш саны 1000 гә җиткерү, ел саен 3500 тонна сөт һәм 150 тонна ит җитештерү күздә тотыла.
Авыл хуҗалыгында эшче көчләр 93 процентка тәэмин ителгән. Югары уку йортларында аграр һәм ветеринария юнәлешләрендә 55 студент белем ала, әмма алар туган якларына кайтырга ашкынып тормыйлар.
2018 елда һәм алдагы перспективада районда авыл хуҗалыгын үстерүдә төп юнәлешләр итеп сөт, терлек азыгы һәм ашлык җитештерүне атап булыр иде. Шулай ук рапс, көнбагыш, кукуруз кебек культуралар игү дә авыл хуҗалыгын үстерүдә уңай нәтиҗәләр бирә. Безнең максатыбыз 2018 елда авыл хуҗалыгы тармагында тулаем продукциянең үсешен 5-7 процентка арттыру.
Авыл хуҗалыгы машиналарының нык тузуы нәтиҗәсендә аларны яңарту төп мәсьәлә булып кала. Шулай ук бу тармакта эшләүчеләрнең хезмәт хакын хәзерге 16,1 меңнән республикакүләм 21,3 мең сумга җиткерүне максат итеп куярга кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов сүзләренә караганда, фермерларны кооперативларга берләштерү аларны зур хуҗалыклар белән конкурентлыгын арттырачак. Моның бездәге ачык дәлиле итеп Минзөфәр Исмәгыйлов җитәкли торган 8 крестьян фермер хуҗалыгы, 1 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм 3 шәхси хуҗалыкны берләштергән "Олы Елга" кооперативын мисалга китерергә мөмкин. Сөт эшкәртү белән шөгыльләнүдән башлап бүген биредә казылык һәм ярымфабрикатлар җитештерәләр.
Авыл хуҗалыгы тармагыннан тыш районның нәтиҗәле эшләвенә промышленность оешмалары эшчәнлеге дә зур йогынты ясый.
2017 ел нәтиҗәләре буенча алар тарафыннан 1 миллиард 304 миллион сумлык товар сатылган, бу сан 2016 ел белән чагыштырганда 132 процент тәшкил итә.
Уңай динамика ЗАО "АПК Русский Мрамор" ит эшкәртү предприятиесенең егәрлеге арту нәтиҗәсендә күзәтелә. Бу оешма эшчәнлегендә үсеш узган ел (2016) белән чагыштырганда 1,5 тапкыр артыграк. Узган елда предприятие 9490 баш терлек эшкәртеп 1 миллиард 143 миллион сумлык продукция җитештергән. 127 кеше эш белән тәэмин ителгән. Биредә җитештерүне 47 процентка арттыру максат итеп куела. Район җитәкчелеге әлеге проектны үстерүдә һәряклап булышачак.
Кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше хәзерге базар шартларындагы эшчәнлекнең торышын күрсәтүче индикатор булып тора. Район территориясендә 521 кече һәм урта, 123 шәхси эшмәкәр эшчәнлек алып баралар.Аларда 1,5 мең кеше эшли. Бу өлкәдән район бюджетына тулаем үз керемнең күләме 26 процент тәшкил итә.
Җитештерү өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче субъктларның санын арттыруда ЗАО"АПК Русский Мрамор" ит эшкәртү предприятиесе базасында промышленность паркы төзү уңай өлеш кертер дигән фараз бар.
Узган ел М7 федераль трассасының бер өлешендә "Агродорпарк Слобода" төзелеше башланды. Аның инвесторы "Каздорстрой" оешмасы. Проектның инвестиция күләме 240 миллион сумны тәшкил итә. Аның үзенчәлеге - юл янындагы территориядә авыл хуҗалыгы продукциясе сатуны оештыру.
ООО "Лидер-Транс" компаниясе 2017 елда Балык Бистәсе сөт комбинатын модернизацияли башлады. Житештерү цехының гомуми мәйданы 1320 кв.метрдан артык булачак. Анда май, сыр, эремчек һәм башка сөт продуктлары җитештерү планлаштырыла. Заводның проект куәте көненә 150 тонна сөт эшкәртүгә исәпләнгән. Инвестицияләр күләме-180 миллион сум.
Җитештерүнең барлык тармакларының нәтиҗәле үсеше, нигездә, халыкның тормыш дәрәҗәсен билгели. Район буенча уртача хезмәт хакы түбән булып кала. Ул 22,6 мең сумны тәшкил итә. Бу уртача республиканыкыннан (республика буенча-31,5 мең сум) 40 процентка кимрәк.
Узган ел 11 меңнән артык кеше төрле түләүләр рәвешендә (компенсация, пособия, субсидия) 80 миллион сум тирәсе социаль яклау алды.
Төзелеп бетмәгән балык заводы проблемалы мәсьәлә булып кала. Бүгенге көндә конкурс үткәрү эшләре бара, реализацияләү бәясе билгеләнде. Үз чиратында объект төзелешен дәвам итү өчен инвесторлар җәлеп итү буенча эш алып барыла.
Салым һәм башка керем буенча районның бюджеты 111,5 процентка үтәлде һәм 212,9 миллион сумны тәшкил итте. Алдагы елга карата үсеш темпы 107 процент булды.
Жир салымы 19,4 миллион сум (132,5 процент) күләмендә җыелды. Әмма бүгенге көнгә аерым юридик һәм физик затларның җир арендалаган өчен түләүләр буенча бурычлары да бар. Бу җәһәттән керемнәрне легальләштерү буенча комиссиянең эшен активлаштырырга кирәк. Җир һәм милекне нәтиҗәлерәк файдалану максатыннан инвентаризация үткәрү таләп ителә. Бу инвесторларга шартлар тудыру өчен дә мөһим.
Үзара салым буенча референдумнар үткәрү программасы Республика Президенты яклавы астында тормышка ашырыла. Аның максаты- урыннарда тормыш сыйфатын күтәрү буенча гражданнарның активлыгын арттыру. Үзара салымнан җыелган акчага халыкның проблемалары хәл ителә.
2017 елда районда төзелеш һәм капиталь ремонт буенча 21 республика программасы тормышка ашырылды.
Әлеге программалар кысаларында Корноухово авылында 50 урынга авыл мәдәният йорты, Котлы Бөкәштә авыл советы административ бинасы, Олы Елга авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеп, файдалануга тапшырылдылар. 2 нче номерлы Балык бистәсе мәктәбе, Күгәрчен авыл мәдәният йорты биналарына, район үзәгендәге 4 күп фатирлы йортка, Кызыл Йолдыз фельдшер-акушерлык пункты бинасына, (монысы үзләре ярдәмендә) капиталь ремонт эшләре башкарылды. Районыбызның авыл халкын спортка ныгырак тарту максатында Анатыш, Масловка, Яңа Арыш авылларында заманча яңа универсаль спорт мәйданчыклары файдалануга тапшырылды. Республикабызның "Восстановление освещения" программасы кысаларында Олы Солтан, Кече Укмас, Күгәрчен, Анатыш авылларында 8 километр озынлыктагы арада 92 яктырткыч лампалар куелды. Узган елда Кама елгасы буендагы ял паркы һәм скверны төзекләндерүнең икенче этабы төгәлләнде. Хәзерге вакытта биредә балыкбистәлеләргә культуралы ял өчен бер дигән мөмкинлекләр бар. Якын вакытларда Наталья Фишман командасы поселокта яшәүчеләр карамагына Балык Бистәсе поселогы үзәген үзгәртеп төзекләндерү проектын тәкъдим итәргә җыена.
2017 елда район буенча 190 миллион сумнан артык суммага автомобиль юллары төзелде һәм реконструкцияләнде.
Шул исәптән муниципаль юл фонды средстволарына 74 миллион сумлык 26 километр юл-урам челтәре салынды. Шетнево-Чирмешән торак пунктына салынган юл һәм күпер эре объектлар булып торалар. Бу авыл халкы 2014 елда ук «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша күпер төзү турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иде.
2018 елда да төзү эшләре алып барылачак. Ел саен бара торган программалардан тыш, район үзәк больницасының поликлиникасын капиталь ремонтлау, биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү планлаштырыла.
Торак-коммуналь өлкәсе оешмалары тарафыннан 2017 елда 25 миллионга якын хезмәт күрсәтелгән. Күп фатирлы йортлар белән идарә итүне "Балык Бистәсе идарә компаниясе" җәмгыяте башкара. Алар 63 йортка хезмәт күрсәтәләр. Барлык күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре башкарылган.
"Теплоэнергосервис" муниципаль унитар предприятиесе 7 күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәният объектларын җылылык белән тәэмин итә. Республика программасы кысаларында 1 һәм 3 нче котельныйларда заманча яңарту үткәрелде, иске торбалар алыштырылды. 100 процент яңарту өчен тагын 2 километр торба алыштырырга кирәк булачак.
Бистә халкын су белән тәэмин итүне "Жилкомсервис" җәмгыяте башкара. Әлеге өлкәдә иң катлаулы мәсьәлә булып су челтәренең тузуы санала. 69 километр озынлыктагы суүткәргечнең бүгенге көндә 70 проценты яраксыз хәлдә.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрен табиблар белән тәэмин итү 88 процент тәшкил итә. Узган биш елда районның сәламәтлек өлкәсенә 20 табиб эшкә килгән. 2017 елны штат максатчан юллама белән тәмамлаган 3 табиб белән тулыланган. Соңгы елларда район үзәк хастаханәсе эшчәнлеге күрсәткечләре күпкә яхшырды. Безнекеләр республика сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында 3-4 урыннарда тора.
Демографик хәлнең яхшы булмавы, халыкның үлем очраклары үсүе иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып кала. Район халкының 26,5 проценты 60 яшьтән югары булуы да үлем очраклары үсүгә китерә.Әлеге күрсәткеч республикада иң югары булып тора.
2017 елда туучылар саны 27 процентка кимеде. 169 бала туды, бу соңгы 5 елда иң түбән сан.
3 һәм аннан да артык балалары булган гаиләләргә бушлай җир участоклары бирелә. Райондагы 282 гаилә моннан файдаландылар инде.
Узган елны спорт, физик культура һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә барлыгы 179 чара үткәрелгән.
Татарча көрәш дәрәҗәле спорт төреннән санала. Бу уңайдан 2017 ел йомгаклары буенча безнең район республиканың 47 җыелма командасы арасында 17 урында санала. Әлеге форсаттан, якташыбыз Ильмир Төхвәтуллинның авыл хуҗалыгы көненә багышланган республика турнирында беренче урынны алуын уңай билгеләп үтү урынлы булыр.
Бадминтон, өстәл теннисы уеннары турнирларында нәтиҗәләр яхшы. "Татарстан бадминтон өметләре - 2017" республика турнирының берле разрядында 1 һәм 3 нче, "Республика Татарстан өметләре" өстәл теннисы буенча ачык турнирда 1 нче урыннар алу моны исбатлый.
2017 елны хоккей буенча район җыелма командасы "Алтын алка" яшь хоккейчылар турнирының финалына чыктылар (ачык мәйданчыклар арасында).
Район яшьләренең потенциалын үстерүдә "Яшьләр парламенты", аларның эшләрен активлаштыру һәм тәртипкә салу максатында яшьләр үзәге яисә үсмерләр клубы оештыру уңай нәтиҗә бирер иде.
Гомум белем бирү максатларында районда 767 (49 процент) бала тәрбияләнүче 21 мәктәпкәчә һәм 2255 белем алучы 23 гомум белем учреждениеләре эшли. Мәктәпкәчә учреждениегә 112 бала чират тора. Районның 11 мәктәбенә 510 укучыны йөртү өчен 20 маршрутта 14 автобус йөри.
Балык Бистәсе агротехникумында 178 кеше белем ала. Аның базасында ресурс үзәге оештыруны күздә тотарга кирәк.
Мәҗбүри фәннәрдән дәүләт бердәм имтиханнары нәтиҗәләрен яхшырту буенча эшләргә туры киләчәк. Республика рейтингында рус теленнән -44, математикадан -42 нче урыннарда торабыз.
Быелгы юбилей елы Татарстанда Лев Толстой елы итеп игълан ителде. Әлеге чара телләр белүне һәм культураны үстерүдә этәргеч булып торыр. Республика Президенты карары нигезендә язучының 190 еллыгын билгеләп үтү чаралары төзелгән инде.
2017 елда «Созвездие-Йолдызлык» республика зона фестиваленең безнең районда узуы безнең өчен зур дәрәҗә булды. Узган ел 4 үзешчән халык иҗат коллективына "Халык үзешчән коллективы" исеме бирелде. Алар: Фирдания Бәдретдинова җитәкләгән "Өмет", Людмила Смолина җитәкләгән "Калинушка" халык хоры, Марсель Җәләлов җитәкчелегендәге "Чулман моңнары" гармунчылар ансамбле һәм Лариса Кибякова җитәкләгән "Чулпы" Кызыл Йолдыз авылы мәдәният йорты фольклор ансамбле коллективлары.
Районның авыл туризмы өлкәсендәге потенциалы йомшак файдаланыла. Кечкенә торак пунктларга туристларны җәлеп итү буенча бик күп мөмкинлекләр бар югыйсә. Туризм инфраструктурасын үстерү яңа эш урыннары булдырырга да юллар ачар иде. Шуңа да авыл туризмын үстерү буенча муниципаль программа булдыру бурычын куйдык.
Ике эре традицион дини конфессияләрнең-ислам белән православиянең мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү районда принципиаль позиция булып кала бирә. Бүгенге көндә район территориясендә 43 мәчет, 10 чиркәү эшли.
Хокук саклау органнарының эшчәнлеге узган ел районда оператив хәлне контроль астында тотарга мөмкинлек бирде.
Чыгышымның азагында районыбызның социаль-икътисади үсешенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә олы ярдәм күрсәтүләре өчен балыкбистәлеләр исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, дәүләтебез җитәкчеләренә, Дәүләт Советы,муниципаль берәмлекләр Советы җитәкчеләренә зур рәхмәтемне ирештерәсем килә.
Ә безнең алда районның социаль-икътисадиүсешен тәэмин итү буенча зур һәм җаваплы бурычлар тора. Бердәм булып алга куелган бурычларны уңышлы үтәрбез дигән ышанычта калам.
(Докладның тулы варианты белән газетабыз сайтында рус телендә таныша аласыз)


Нет комментариев