Матбугат көне алдыннан “Авыл офыклары” редакциясе коллективы, ветераннары һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзалары район үзәк китапханәсендә түгәрәк өстәл артында очраштылар.
Бәйрәм уңаеннан хатирәләрне барлау, лаеклыларны бүләкләү, газетаның юбилей елында фикер алышу иде аның максаты.
Бәйрәм чарасын 25 елга якын “Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дистәләгән китаплар авторы Вазыйх Фатыйхов алып барды. Әлеге чарада район җитәкчелеге дә катнашты.
Балык Бистәсе муниципаль районы советы аппараты җитәкчесе Рәсим Җамалиев район башлыгы исеменнән чарада катнашучыларны Матбугат көне белән котлап узды. “Районыбыз матбугатында хезмәт куючы журналистлар, хезмәткәрләр - сез җаваплы эш башкарасыз. Халыкка мәгълүматлар җиткерүдә сезнең роль зур. Сезнең тырышлык белән район яңалыклары укучыга вакытында җиткерелә, район тормышын яктыртып баручы басманы һәр гаилә көтеп ала”, - диде ул. Һәм редакция коллективы хезмәткәрләре – Фәрвәз Каюмова, Гөлназ Нуриева, Гөлчәчәк Газизова, Гөлназ Зариповага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук бу кичәдә өч ветеран – Алоиз Шарипов, Кадрия Ильясова, Габдрәхим Бакиров журналистлар берлегеннән “Татарстан АССР төзелүгә 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнделәр.
“Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире Луиза Ананьева матбугатның өлкән буын вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Район газетасына җан өреп безнең буынга, безнең кулларга ышанып тапшырдыгыз. Без ул ышанычыгызны акларбыз, дип уйлыйм. Бүгенге көндә матбага замана белән бергә атлый. Район күләмендә узган чаралар шул көнне үк инстаграм, сайт битләрендә урнаштырылып бара. Газетабызда үтемле материал итеп бирелә. Шулай ук районда барган төзелешләр, тырыш халкы, өлкән буын, авыл җирендә эшләүче хезмәткәрләр турында да актив яктыртып барабыз”, – диде ул.
Бүгенге көндә безнең районнан Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә 15 кеше әгьза булып тора. Очрашуда әлеге рәт тагын бер кеше белән тулыланды. Яңа Арыш авылыннан китапханәче Рәзилә Мөхәммәтрәхимовага журналистлар берлегенә кабул ителү билгесе – таныклык тапшырылды.
– Журналистлар берлегенең һәрбер әгъзасы каләме, иҗаты белән игътибарга лаеклы, иҗади, тырыш, уңган-булганнардан. Газетабызны язмалар белән тулыландырып торалар. Нинди генә сорау, мөрәҗәгать белән шалтыратсам да, хәзер эшлибез, дип кенә җавап бирәләр. Елга бер тапкыр җыела торган взносларны вакытында тапшырып барабыз. Рәхмәт һәркайсыгызга да, – диде Балык Бистәсе районы буенча Журналистлар берлеге филиалы җитәкчесе Гөлназ Зарипова.
Газета тарихының тәҗрибәле аксакаллары, күп мәсьәләләрдә утны- суны кичкән Хәбибрахман Шәфигуллин, Рәмзил Гыйлемханов, Алоиз Шәрипов, Габдрәхим Бакиров, Кадрия Ильясова, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзалары Халидин Әхәтов, дистәләгән китаплар авторлары Рәсимә Гарифуллина, Илфар Габдрахмановлар газета тарихына бәйле күп кенә кызыклы хатирәләрне искә алдылар.
– Искә алырлык хатирәләр бик күп. Аларны сөйли башласаң бер көн җитмәс. Туксан ел (авт.гәҗитебез шулкадәр юл үткән!) - ул бик зур ара. Шул арада күпме тарих язылган, күпме гомерләр узган. Күпме шәхесләр безнең арадан китеп барган инде. Шул кешеләр безне яшәргә, эшләргә өйрәтте. Мин 1965 елны редакциягә килдем. 35 ел эшләдем. Тормыш иптәшем Исламның биредә 42 ел хезмәт стажы булды. Ялны белмичә хезмәт куйдык без, – дип сөйләде Кадрия Ильясова үткәннәрен исенә төшереп. “Бер елны коллективта күп кеше чирләп китте. Машинистка, язучылар, секретарь юк, хәтта җыештыручы да чирләде. Бер үземә өч газета чыгарырга туры килде. Бер атна шулай тырыштым», – дип бер вакыйганы искә алды Рәсимә Гарифуллина. “1967 елны авылга ялга кайткач редакциягә юл тоттым. Ул вакытта газетаның җаваплы сәркатибе Фәрвәз Галиуллина иде. Мин шулай ялларга кайткан вакытта якташларыбыз турында төрле мәкаләләр, авыл халкы турында очерклар язып редакциягә алып килә идем. Киләчәккә журналистикага нигез шул вакыттан салынды”,- дип хәтер йомгагын сүтте Хәбибрахман Шәфигуллин. “Журналистикага ничек килеп кердең дигән сорау шуннан гыйбарәт, мин кечкенәдән шигырьләр һәм газета язмаларын укырга яраттым. Мәктәпкә кайткан татар теле укытучысы газетага материаллар яза, безне язарга өнди иде. Бервакыт авыл мәктәбенә Кадыйр Сибгатуллин укучылар белән очрашуга килде. Минем Алабуга училищесында читтән торып укыган вакыт. Без аны үзебезгә кунарга чакырдык. Бер атна бездә торып “Маяк” колхозы турында бик күп материаллар туплады. Шулай ук әти-әни язмышы турында да шигырь язды ул», - дип “Октябрь юлы” газетасында хезмәт куйган Кадыйр Сибгатуллинны искә алды Рәмзил Гыйлемханов. “Мәктәптә эшләгән вакытымнан мине редакциягә эшкә чакырып алдылар. Мин мактау материаллары яза идем. Чөнки мәктәптә эшләгәндә үк минем канга сеңеп калган ул. Балаларны әрләп түгел, ә яхшы яктан, яхшы мисаллар күрсәтеп өйрәтергә кирәк. Материалларда бу чагылыш тапты. Гомер буе эш аты булдым, коллектив белән тату эшләдек. Һәрберебезгә саулык бирсен, эшләребез уң булсын, тормышыбыз шатлыклардан торсын”, - дип теләкләрен җиткерде Габдрәхим Бакиров.
Ветераннарыбыз бүгенге көндә дә кул кушырып утырмый. Төрле очрашуларга, түгәрәкләргә йөриләр, кыскасы актив тормыш алып баралар. Берәүләре үткәннәрне барлап тарихи китаплар чыгарып, публицистик язмалар белән райондашларыбызны сөендереп торса, икенчеләре исә, эшчәнлекләрен яшьләрне тәрбияләүгә юнәлдергәннәр, өченчеләре ныгытып дин юлына бастылар. Бер үк вакытта аларның күпчелеге районыбызның сәяси тормышында катнашалар, җирле җәмәгать оешмаларын җитәклиләр, районкүләм чараларда катнашалар. Афәрин, коллегалар, диясе генә кала!
Айзилә Зариф
Нет комментариев