21 февраль көнне Казан-Оренбург-Балык бистәсе автомобиль юлының 10 километрында Балык бистәсеннән Казанга таба хәрәкәт итүче машина җәяүлене бәрдерә һәм фаҗига урынныннан качып китә.
Беренче мәгълүматлар буенча бу Форд Фокус-3 автомобиле булган дип фаразлана. Машинада утырган өч кешенең фотороботлары да төзелгән.
Бу юл-транспорт һәлакәтенең шаһиты булучыларның,яки фотороботларда сүрәтләнгән кешеләрне танучыларның Россия Эчке эшләр Министрлыгының Балык бистәсе район буенча бүлегенә 8(843) 61 22102 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйбыз.



Нет комментариев