Иртәгә һава торышы бозылачак
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Иртәгә һава торышы бозылачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, иртәгә - 4 майда, һава торышының сизелерлек үзгәрүе көтелә.


Синоптиклар кисәтүенчә, иртәгә Татарстанда төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, көньяк-көнчыгыштан җилнең кыска вакытлы көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20, Казанда 18 метрга җитәчәк.


Һава температурасы төнлә - 9-14, Көндез 21-26 градус җылы булачак.


Нет комментариев