Кызлар да футбол яхшы уйныйлар
Спорт

Кызлар да футбол яхшы уйныйлар

Узган атна ахырында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренче мәртәбә мини футбол буенча кызлар арасында район беренчелеге ярышы уздырды.

Турнирда җиде мәктәп командасы катнашты. Зилә Низамова җитәкчелегендәге балалар-яшүмерлоәр спорт мәктәбе командасы беренче урынны алды. Икенче-өченче урыннарны Зур мәшләк, Ямаш командалары бүлештеләр. Балык бистәсе гимназиясе укучылары Рәзилә Гадиева-иң яхшы уенчы, Алина Есбатырова-иң яхшы һөҗүмче, Шомбыт мәктәбеннән Дарья Королева-иң яхшы сакчы, Ямаштан Динә Низамова иң яхшы капкачы булып танылдылар.

Ярышларны оештыруда шәхси эшмәкәрләр Сәрия Шакирова, Лилия Решетилова матди ярдәм күрсәттеләр.

Фото redrs.mail.ru


Нет комментариев