Котлы Бөкәш кызлары республика ярышларыннан призлар белән кайттылар
Спорт

Котлы Бөкәш кызлары республика ярышларыннан призлар белән кайттылар

Узган атнада районыбыз укчылары республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулап кайттылар.

19-22 февраль көннәрендә Алексеевский районында Татарстан укучыларының X Cпартакиадасы кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган волейбол ярышлары булып узды. Анда Алексеевский, Әлки, Питрәч, Спас, Теләче, Балык бистәсе командалары көч сынашты.

Котлы Бөкәш мәктәбенең балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәге тренеры Рәис Хәйретдинов кул астында шөгыльләнүче кызлар командасы өченче урынны алуга иреште.

Илгиз Җамалиев.

Фото redrs@mail.ru


Нет комментариев