Казанда бокс киче була
4 ноябрьдә Казанда бокс киче - зур спорт тамашасы узачак.
Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия профессиональ бокс федерациясе вице-президенты, "Мир бокса" прмоутер компаниясенең директорлар Советы рәисе Андрей Рябинский белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган әлеге очрашуда башкалада үткәреләчәк бокс кичен уздыруга кагылышлы сорауларны уртага салып сөйләштеләр.
Очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, "Татарстан Республикасы бокс федерациясе" иҗтимагый оешмасының попечительләр советы рәисе, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова һәм башка рәсми затлар катнашты.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49205
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев