Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Спорт

"Дельфинда" йөзү буенча балалар-яшүсмерләр арасында ярышлар булды

Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе йөзү буенча шәхси беренчелеккә ярышлар үткәрде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бу бәйгедә Балык бистәсе, Лаеш, Алексеевск районы яшь спортчылары иң җитезләрне ачыкладылар.

Бу ярышларда Алексей Захаров өч мәртәбә пьедестальнең иң югары баскычына күтәрелде. 2000 елгы үсмерләр арасында 50 метрга баттерфляй, 100 метрга брасс, 100 метрга комплекслы ысуллары белән йөзүдә тиңнәр булмады аңа. 2001 елгы үсмерләр арасында брасс ысулы белән 100 метрга йөзүдә Әмир Бариев, 100 метрга ирекле ысул белән йөзүдә Искәндәр Гарипов, 2000 елгы үсмерләр арасында 100 метрга ирекле ысул белән йөзүдә Михаил Мозохин беренче урыннарны яуладылар. Михаил комплекслы йөзүдә, Искәндәр брасс ысулы белән йөзүдә-икенче, Әмир 100 метрга комплекслы йөзүдә өченче урыннарны алдылар. 2005 елгы үсмерләр арасында Рүзәл Зиннәтуллин 100 метрга комплекслы, 50 метрга ирекле ысулда йөзүдә икенче урыннарга чыкты.

Кызлардан Зәринә Закирова 50 метрга ирекле стильдә, аркада йөзүдә икенче урында калды. Марина Фадейчева 50 метрга брасс ысулы белән, 50 метрга ирекле ысулда өченче күрсәткечкә иреште.

Күп кенә дистанцияләрдә лаешлылар өстенлек иттеләр.

Фото redrs@mail.ruдан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев