Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Боз өстендә җылылык

Узган ялларда "Дельфин" спорт комплексы янәшәсендәге хоккей мәйданчыгында ике зур ярыш үтте. Шимбә көнне өлкәннәр арасында оештырылган командалар район башлыгы кубогына көч сынашты. Ә якшәмбе көнне яшь хоккейчылар әти-әниләр кубогы өчен ярышты.

Шимбә көнне иртәдән карлы буран бар җирне дә томалады. Ярышны оештыручылар инде бәйгене үзгәртү турында уйлый башладылар. Әмма хоккей ярышын кичектермәскә дигән карарга килделәр. Иртәдән тукталмаган буран да, мөгаен, ярышта катнашучылар санын беркадәр киметүгә үз өлешен керткәндер. "Дельфин" спорт комплексы янәшәсендәге хоккей мәйданчыгына нибары 5 команда чыкты. Алар арасында Балык бистәсе унитар предприятиесе, "Агрохимсервис", Күгәрчен, Ямаш, Тегермәнлек җыелма командалары бар иде. Уен башында ук балыкбистәлеләр Ямаш командасы белән көч сынашты. Алар икесе дә шактый көчле һәм ныклы әзерлекле иде. Киеренке бәйгедә җиңү балыкбистәлеләргә елмайды. Ә финал ярышында алар "Агрохимсервис" командасын җиңделәр. Ә өченче урынга күгәрченлеләр лаек булды. Җиңүчеләргә Кубокны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов тапшырды. Ул районыбызда хоккей сөючеләр саны елдан-ел артуын билгеләп үтте. Шулай ук яшьләребезнең башка спорт төрләрен дә үз итүләренә сөенечен белдерде.
Әлеге ярышның иң яхшы уенчысы булып "Агрохимсервис"тан Нияз Кәримуллин танылды. Балык бистәсе унитар предприятиесеннән Олег Мамаков иң яхшы капкачы исеменә лаек булды. Ярышның иганәчесе Руслан Дормидонтов ("Регион 16 ҖЧҖ") Ямаш авылы хоккейчылары өчен махсус бүләкләр әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X