Бүген "Ак Барс" җиденче матчын уздыра
Спорт

Бүген "Ак Барс" җиденче матчын уздыра

Бүген, 8 сентябрьдә, "Ак Барс" командасы Омскида "Авангард" хоккейчыларына каршы КХЛ чемпионатының бу сезондагы җиденче матчын уздыра. Матч Мәскәү вакыты белән 16:30 сәгатьтә башлана.

"Авангард" - "Ак Барс" очрашуын КХЛ арбитрлары - Константин Оленин, Юрий Оскирко, Дмитрий Парфёнов, Александр Сысуев хөкем итәчәк.

Александр Свитов имгәнү сәбәпле, бүгенге матчта "Ак Барс"та команда капитаны вазифасын Михаил Варнаков башкарачак.

Ил чемпионатында әлеге ике команданың үзара 97 тапкыр очрашканы булган: 51 матчта - казанлылар, 31 уенда "Авангард" хоккейчылары җиңү яулаган, ә 15 матчта җиңүче ачыкланмаган.

Узган сезонда Гагарин кубогы өчен көрәштә "Авангард"тан нәкъ менә "Ак Барс" өстен чыккан иде. Әлеге сериядә гомуми исәп казанлылар файдасына 4:1 булды.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48462


КХЛ чемпионаты

Нет комментариев