Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Спорт

Балык бистәсендә көрәш бәйгесе булды (ФОТО)

3 май көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышы Ветераны Фәйзрахман Набиуллин истәлегенә багышланган районара татарча көрәш ярышы булды.

Анда 1999 елгы һәм яшьрәк үсмерләр көч сынашты.Бишенче мәртәбә үткәрелә торган турнирның офыклары елдан-ел киңәя. Быел ярышка Биектау, Әлки, Лаеш, Байлар Сабасы, Теләче районнарыннан да командалар килгән иде. Ике келәмдә барлыгы 75 көрәшче бил алышты.

Яңа Арыштан Дилюс Гилмеханов, Күгәрченнән Фәнис Хисмәтов, Рәнис Шәрәфиев үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар. Ә командыбыз биектаулыларны гына алга уздырып икенче урынны алды.

Җиңүчеләргә ветеранның оныгы, ООО "Барспром" рәистәше Алмаз Нәбиуллин әзерләгән призлар, медальләр тапшырылды.

Илгиз Җамалиев.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев