Зариф  бабай чишмәсе  (Риваятьләргә таянып)
Шигърият

Зариф бабай чишмәсе (Риваятьләргә таянып)

Чулман яры буйлап берәү килә,

Кая бара, бу якларда аңа
ни кирәк?
Илләр гизеп
шушы якка чыккан,
Мондый хәлләр
була бик сирәк.
Озын-озак еллар яшәсә дә,
Дөреслекне һәрчак яклаган.
Арыган җаны, талган тәне,
Зариф бу якларга атлаган.
Тау-үзәннәр арасында,
Зур юллардан читтә, еракта.
Тегермәнлек дигән авыл
барын,
Белгәнмени дәрвиш ул хакта?
Халык нинди монда,
ничек яши,
Нәрсә эшли, ничек көн күрә?
Кырлар матур,эшчән
халык булыр,
Тамаклары туктыр икмәккә.
Төн кунарга җылы урын булды,
Кайнар чәе, йомшак ипие...
Дәрвиш сөйли:
исемем Зариф минем,
Илгизүче Аллаһ юлында.
Туган ягым Чулман аръягында,
Биләр, Болгар, Сувар җирләре.
Шунда балигъ,
Шәкерт булдым,
Сабак-гыйлем алдым
кариләрдән,
Коръән-хафиз суфилардан.
Таңга калып тыңлый халык,
Коръән серен, Рәсүл сүзләрен.
Белә илдә ниләр барын,
Киләчәктә ниләр буласын.
Әмма сөйләү һаман авырая,
Аңлый Зариф соңга калганын.
Сизә җаны үз халәтен,
Килеп җиткән соңгы сәгатен.
Сүз өзелде, күзләр йомылды,
Тирән итеп алды сулышын.
Белде микән,
бахыр, Тегермәнлек
Соңгы тукталышы буласын?
Изге затны җирләделәр,
Гөл-чәчәкле аланга.
Мөселманча Коръән укып,
Тәһлил әйтеп,
укып намаз-җеназа.
Иртә таңда килгән догачы,
Гаҗиз калды тикмәгә.
Бу урында тау астында,
Челтерәп аккан чишмәгә.
Дәһи фараз кылды үзенчә,
Бу хәл түгелдер тикмәгә.
Чишмә бәреп чыккандыр,
Бабай изге булганга.
Иркәли кабер өсләрен,
Җәйге кояш иртәсе.
Хәзергәчә челтерәп агып тора,
Зариф бабай чишмәсе.
Изгелеккә хөрмәт кылып,
Янәшәдә матур итеп.
Төрбә-мәсҗид төзеп куйды,
Эшкә маһир уңган халык.
Гасырлардан юл өзелми,
Мөкатдәс бу бу урынга.
Нәсел-ыру сагынып кайта,
Морад булып дога кыла.
Мәрхүмнәрнең рухына.
Дөньялар имин булсын,
Чишмә суы агып торсын.
Юлларыбыз уң булсын!
Бәхетебез мул булсын!
Иләһи амин!
Ания, Фәйзияздан,
Ширяздан Галимовлар.
Югары Тегермәнлек-Балык бистәсе.
Фото: dixinews.ru

Туган ягым Чулман аръягында

Нет комментариев