Кеше гомерләре яфрак сыман,
Язмыш җилләрендә талкына.
Әле генә үткән кебек еллар-
Бер карасаң, офык артында.
Елларымны көннәр санаганда
Тоймаганмын гомер агышын.
Бу дөньяда без бит кунак кына,
Бигрәк серле кеше язмышы.
Безнең гомер язгы ташулардай
Ярсып ага, үтеп югала.
Мәшәкатьләр белән дөнья куып,
Еллар кага еллар артына.
Янган учак очкыннары сыман
Үрли күңел һаман күкләргә.
Кая ашкынабыз яна-көя,
Ашыкмыйк ла гомер сүтәргә...
Вахыйх Фатыйхов.
Фото: http://www.stihi.ru/2012/09/23/3867
Нет комментариев