Әнкәй кайтып килә изге аштан,
Төенчеге куен эчендә.
Күзләр көтә олы өмет белән,
Түзәр өчен җитсен көч кенә!
Нәрсә чыгар икән төенчектән,
Һәрбер көтү шуннан башлана.
Күчтәнәче һәрчак мулдан булды-
Әллә ашамаган инде ашларда?
Шундый сорау туа күңелләрдә,
Чөнки өмет кайткан өлештән.
Ана булып калган кунакта да,
Минем белән уртак бүлешкән.
...Әнә йөзләренә кояш кунган-
Әни кайтып килә кунактан.
Күчтәнәчем тотып аңа атлыйм,
Чабам, очам, дәшәм ерактан:
-Исән-имин яшәп ятасыңмы,
Ачуларың юкмы улыңа?
Яшәр өчен безгә күчмисеңме,
Кермәдеме шулар уеңа?
-Туган туфрак дисең, туган нигез,
Юк, юк, дисең, күпкә баралмыйм!?
Кулларыңда өлеш күчтәнәчең,
-Оныкларга!,-дигәч, боралмыйм?!
Ап-ак кардан икәү атлыйбыз без,
Ике кулда ике күчтәнәч.
Нишлисең соң бала булып тугач,
Бала булып калгач, үсмәгәч.
Вазыйх Фатыйхов.
Нет комментариев