Җыябыз гөмбәләрнең иң тәмлеләрен
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Җыябыз гөмбәләрнең иң тәмлеләрен

Тарих битләреннән күренгәнчә, Россиядәге кебек бер генә илдә дә гөмбә промысле булмаган.

Гөмбә сезоны җитү белән авыллардагы бар халык гөмбә җыярга керешкән. Соңыннан тозланган, киптерелгән яңа җыелган гөмбәләр төялгән олаулар шәһәрләргә юл алган. Кострома губернасында Судислав шәһәрен "Гөмбәләр башкаласы" дип атаганнар.

Шулай да гөмбә куллануга халык төрлечә караган. Татарлар һәм якутлар гөмбәне гел дә кулланмаганнар. Көнбатыш Европада аны "ярлылар ите" дип атаганнар. Англиядә һәм Франциядә махсус өйрәтелгән этләр белән генә җыелган гөмбәне кулланганнар.

Гөлназ Зарипова.

Тулырак язманы гәҗитебездә укыгыз.

Фотосы: 4missis.ru


гөмбәләр

Нет комментариев