Тәрәзә юа торган сыекча эчеп агуланганнар
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Тәрәзә юа торган сыекча эчеп агуланганнар

Дарулардан соң (34 процент), ялган аракы белән агуланучылар (29 процент) икенче урында бара, дип белдерде бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең җитәкче урынбасары Алмас Имамов.

Ялган аракыны иң күп эчә торган районнар да телгә алынды: Минзәлә, Чистай, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әгерҗе һәм Мамадыш.
2015 елның җиде аенда 217 кеше ялган аракы эчеп вафат булган, былтыр "яшел елан" тозагына 183 кеше эләккән булган. Кукмарада быел бер гаилә, аракы дип белеп, тәрәзә юа торган сыекча эчеп зыян күргән.
http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/6994


агулану Тәрәзә юа торган сыекча

Нет комментариев