Балык Бистәсе районында җиденче модульле фельдшер- акушерлык пункты ачылды(ФОТО)
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәсе районында җиденче модульле фельдшер- акушерлык пункты ачылды(ФОТО)

Бәхетнең чираттагысы Бәтке авылына туры килде. Әлеге бинаны ачуда район башлыгы Илһам Валеев катнашты һәм авыл халкын бу тантана уңаеннан тәбрикләде.

3 миллион сумга якын бәягә төшкән шундый игезәк пункт әле Сабантуе көннәрендә генә Кече Әшнәк авылында ачылган иде. Республикабызның әлеге дәүләт проекты алга таба да дәвам итәчәк.Киләсе елда районыбызның тагын ике җирлегендә шушындый модульле пунктлар төзеләчәк. Шунысы тагын сөенечле, проект нигезендә әлеге обьектка кадәр каты катлам юлы да салына бит әле аның.

Вазыйх Фатыйхов.

Автор фотолары.


модульле фельдшер акушерлык пункты тантана

Нет комментариев