Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Якташыбыз, көрәшче Илмир Төхвәтуллин республика көрәшчеләр рейтингында беренче урында тора.
Татарстанның көрәш федерациясе, 2017 елга нәтиҗәләр чыгарганда, көрәшчеләр рейтингын да булдырган. Беренче ике баскычны Илмир Төхвәтуллин белән Ренас Кәлимуллин алып тора.
-
Балык Бистәсендә пионербол ярышлары булып узды
Узган шимбә көнне "Дельфин» спорт -сәламәтләндерү комплексында 2004-2005 елгы укучылар арасында пионербол буенча ярышлар булып узды. Турнирда районыбыз мәктәпләреннән 6 команда, 50 укучы катнашты.
-
Балык Бистәсендә " Золотая шайба " дип исемләнгән хоккей турниры узачак
Балык Бистәсенең хоккей мәйданчыгында 1 нче һәм 2 нче феварль көннәрендә Республика күләмендә үткәрелә торган "Золотая шайба" дип исемләнгән хоккей турниры узачак. Уенда 2003 - 2004 елда туган яшьүсмеләр катнаша. Безнең район командасы да уйныячак. фотоhttp://yasnonews.ru Автор Гөлчәчәк Газизова.
-
Балык Бистәсе яшь спортчылары янәдән призлы урында
6 - 8 гыйнвар көннәрендә Казанның «Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә» өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы өметләре» дип аталган ачык турнир булып узды.
-
Балык Бистәсендә “Дельфин” спорт–сәламәтләндерү үзәге балаларның шат авазларыннан тынып тормады
Бадминтончылар Яңа елны ярышып каршыладылар.
-
Балык Бистәсенең 2 мәктәбе укучысы Рушан Хәбибуллин Ел спортчысы-2017 исеменә лаек булды
Әгәр районда "Ел спортчысы-2017" конкурсы игълан итсәк, Балык Бистәсенең 2 мәктәбе укучысы Рушан Хәбибуллин бу исемне дәгъвалаучыларның иң лаеклысы булыр иде шәт. Әле 11 яшьтә генә булса да спорттагы уңышлары сокланырлык. Рушан "Татарстанның бадминтон өметләре" дип исемләнгән турнирның 3 этабында беренче урыннарны яулады. Финал нәтиҗәләре буенча республикада икенче урынга чыкты....
-
Якташыбыз, көрәшче Ильмир Төхвәтуллин Россия чемпионатыннан алтын медаль белән кайтты
Якташыбыз, көрәшче Ильмир Төхвәтуллин Россия чемпионатыннан алтын медаль белән кайтты. Пермьдә узган көрәш бәйгесендә дистәләгән республика, өлкәләрдән 130 көрәшче бил алышкан. Ильмир 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңүче булып калган һәм алтын медаль белән 45 мең сум акчалата бүләккә ия булган. Афәрин, Ильмир! фото газета архивыннан алынды.
-
Балык Бистәсе бадминтончылары өметләрне акладылар
9-10 декабрь көннәрендә Казанның бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" ярышларының дүртенче этабы булып узды. Анда республикабызның 24 район, шәһәрләреннән 370 яшь бадминтончы катнашты. 2006-2007елгы, 2008 елгы һәм яшьрәк спортчылар ялгыз, парлы, парлы катнаш разрядларда көч сынаштылар. 2008 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында Балык Бистәсе 2 мәктәбе укучысы Рушан Хәбибуллин турнирның...
-
Балык Бистәсе командасы «Күңелле стартлар» ярышларының финалына узды
Узган шимбәдә "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның II Спартакиадасының «Күңелле стартлар» хәрәкәтчән уеннары буенча ярышларның зона этабы булып узды. Анда Казанның-4, республиканың 21 районыннан 250 гә якын яшь спортчы катнашты. Ярышларны тантаналы төстә район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков, мәктәптән тыш эш буенча республика үзәгенең...
-
«Ак Барс» һөҗүмчесе Федор Малыхин ике айсыз командага булыша алмаячак
Подольск шәһәрендә узган матчта уенчы имгәнде.
-
Балык Бистәсе спортчылары теннис буенча җиңү яулап кайттылар
7 ноябрьдә Казанның "Бокс һәм өстәл теннисы үзәге"ндә өстәл теннисы буенча "Татарстан Республикасы өметләре" дип аталган ачык турнир булып узды. Анда безнең районнан да тренер Александр Гурьянычев әзерләгән дүрт яшь теннисчы катнашты. Кирилл Пигалев авыл районнары спортчылары арасында-икенче, Гүзәл Сөнгәтуллина өченче урынны алып кайттылар. фотоhttp://maikop.bezformat Автор Илгиз Җамалиев.
-
Балык Бистәсенең «Дельфин» спорт–сәламәтләндерү комплексында бадминтон ярышлары узды
«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында мәктәп укучылары арасында район беренчелегенә бадминтон ярышлары булып узды.
-
Балык Бистәсендә ярыш арты ярыш уза
"Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәпләре командалары арасында "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы чемпионаты булып узды.
-
Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш мәктәбендә көрәш узды
Күптән түгел Котлы Бөкәш урта мәктәбендә Илгиз Акмалетдинов истәлегенә традицион көрәш ярышы булып узды. Сигезенче мәртәбә үткәрелә торган бәйгедә 8 команда, 60 яшь көрәшче катнашты. Алар 12 үлчәү авырлыгында бил алыштылар. Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары Ислам Гайфуллин (26 кг.), Илфир Шәфыйков (50кг.), Рәзил Хәсәншин (55 кг.), Ислам Шәрәфиев (70 кг.),...
-
Балыкбистәлеләр йөзү ярышында катнаштылар
24 октябрь көнне "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә йөзү ярышлары булып узды. Районыбызда спортның бу төрен тагын да популярлаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган бәйгедә барлыгы 46 үсмер һәм кыз катнашты. Бу ярышларга яшь йөзүчеләр бик ныклап әзерләнделәр. Һәр берсе җиңүгә зур омтылыш күрсәттеләр. Бассейннның зәңгәр юлларында...