Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш мәктәбендә көрәш узды

Күптән түгел Котлы Бөкәш урта мәктәбендә Илгиз Акмалетдинов истәлегенә традицион көрәш ярышы булып узды. Сигезенче мәртәбә үткәрелә торган бәйгедә 8 команда, 60 яшь көрәшче катнашты. Алар 12 үлчәү авырлыгында бил алыштылар. Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары Ислам Гайфуллин (26 кг.), Илфир Шәфыйков (50кг.), Рәзил Хәсәншин (55 кг.), Ислам Шәрәфиев (70 кг.),...

Күптән түгел Котлы Бөкәш урта мәктәбендә Илгиз Акмалетдинов истәлегенә традицион көрәш ярышы булып узды. Сигезенче мәртәбә үткәрелә торган бәйгедә 8 команда, 60 яшь көрәшче катнашты. Алар 12 үлчәү авырлыгында бил алыштылар.

Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары Ислам Гайфуллин (26 кг.), Илфир Шәфыйков (50кг.), Рәзил Хәсәншин (55 кг.), Ислам Шәрәфиев (70 кг.), Күгәрчен мәктәбеннән Инсаф Гатауллин (28 кг.), Ирек Миннебаев (32 кг.), Булат Гатауллин (45 кг.), Балык Бистәсе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Владислав Лапин (40 кг.), Марат Пулатов (70кг. югары), Күки мәктәбеннән Илшат Гобәев (36 кг.), Яңа Арыш мәктәбенән Салават Әхмәтвәлиев (60 кг.), Шомбыт мәктәбеннән Азат Галимуллин (65 кг.) үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар.

Котлы Бөкәш командасы (тренер Илшат Гайфуллин) беренче урынны яулады. Күгәрчен (Гамил Шәмсевәлиев), Шомбыт (Рәмис Төхвәтуллин) икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.

Ярышларны уздыруда "Кама" кулланучылар җәмгыяте директоры Раил Бариев спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев