Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балыкбистәлеләр йөзү ярышында катнаштылар

24 октябрь көнне "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә йөзү ярышлары булып узды. Районыбызда спортның бу төрен тагын да популярлаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган бәйгедә барлыгы 46 үсмер һәм кыз катнашты. Бу ярышларга яшь йөзүчеләр бик ныклап әзерләнделәр. Һәр берсе җиңүгә зур омтылыш күрсәттеләр. Бассейннның зәңгәр юлларында...

24 октябрь көнне "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә йөзү ярышлары булып узды. Районыбызда спортның бу төрен тагын да популярлаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган бәйгедә барлыгы 46 үсмер һәм кыз катнашты.

Бу ярышларга яшь йөзүчеләр бик ныклап әзерләнделәр. Һәр берсе җиңүгә зур омтылыш күрсәттеләр. Бассейннның зәңгәр юлларында көндәшләр булсалар да, бер-берсенә көч биреп тордылар алар. Яшь йөзүчеләр берничә ысулда көч сынаштылар. Балалары өчен җан атарга әти-әниләре дә килгәннәр иде.

Иң яшь спортчылар 50 метрга такта ярдәмендә ирекле ысулда ярыштылар. Беренче урыннарны Айгөл Кәримуллина, Әмирхан Закиров алдылар. Икенче, өченче урыннарны Илина Хәлиуллина, Азалия Мусина,Җамал Сафин, Рамазан Хәлимов бүлештеләр.

50 метрга ирекле стильдә йөзүдә Илмир Имамиев беренче килде. Икенче урынны Инсаф Баһаветдинов алды. Өченче урынга Кирилл Тарасов чыкты.

100 метрга брасс ысулында йөзүдә кызлар арасында София Әгълиева-беренче, Элина Сафина-икенче, Ксения Салмина өченче урынны алдылар. Үсмерләр арасында Булат Гобәйдуллин җиңде. Денис Николаев-икенче, Дамир Нечаев өченче булып килделәр.

100 метрга аркада йөзүдә дә София Әгълиева беренчелекне бирмәде. Икенче күрсәткечкә Сабина Минахметова иреште. Ксения Салмина бу дистанциядә дә өченче булды. Үсмерләрдән Дамир Нечаев аркада йөзүдә иң җитез булуын күрсәтте. Денис Николаев алдагы дистанциядәге уңышын кабатлап икенче килде. Өченче урынны Эмил Сибгатов алды.

200 метрга комплекслы йөзүдә Зәринә Закирова белән Рүзәл Зиннәтуллинга тиңнәр булмады. Икенче урыннарны Алия Хәсәнова белән Никита Быльнов, өченче урыннарны Алина Сабирова белән Дамир Әминов алдылар.

Йөзү белән даими шөгыльләнү организмны чыныктыра, барлык мускулларны ныгыта. Яшь спортчылар күнегүләр вакытында ихтыяр көчен дә арттыралар. Киләчәктә алар яңадан-яңа уңышларга ирешерләр дип ышанабыз.

Елена Долгих, тренер-укытучы.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев