Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе командасы «Күңелле стартлар» ярышларының финалына узды

Узган шимбәдә "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның II Спартакиадасының «Күңелле стартлар» хәрәкәтчән уеннары буенча ярышларның зона этабы булып узды. Анда Казанның-4, республиканың 21 районыннан 250 гә якын яшь спортчы катнашты. Ярышларны тантаналы төстә район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков, мәктәптән тыш эш буенча республика үзәгенең...

Узган шимбәдә "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның II Спартакиадасының «Күңелле стартлар» хәрәкәтчән уеннары буенча ярышларның зона этабы булып узды. Анда Казанның-4, республиканың 21 районыннан 250 гә якын яшь спортчы катнашты.

Ярышларны тантаналы төстә район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков, мәктәптән тыш эш буенча республика үзәгенең бүлек мөдире Тимур Гаязов ачып җибәрделәр. Яшь спортчыларга гадел көндәшлек, уңышлар теләделәр. Көне буе ярыш дәртеннән, балалрның шат авазларыннан гөрләп торды спорт залы. Берсеннән-берсе кызыклы, күңелле эстафеталарда көч сынаштылар командалар.

Зона ярышында беренче биш урынны алган командалар, шул исәптән, Балык бистәсе икенче мәктәбе (тренер Динар Гайфиев) командасы ярышларның финал өлешенә уэдылар..

Автор Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев