Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе бадминтончылары өметләрне акладылар

9-10 декабрь көннәрендә Казанның бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" ярышларының дүртенче этабы булып узды. Анда республикабызның 24 район, шәһәрләреннән 370 яшь бадминтончы катнашты. 2006-2007елгы, 2008 елгы һәм яшьрәк спортчылар ялгыз, парлы, парлы катнаш разрядларда көч сынаштылар. 2008 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында Балык Бистәсе 2 мәктәбе укучысы Рушан Хәбибуллин турнирның...

9-10 декабрь көннәрендә Казанның бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" ярышларының дүртенче этабы булып узды. Анда республикабызның 24 район, шәһәрләреннән 370 яшь бадминтончы катнашты. 2006-2007елгы, 2008 елгы һәм яшьрәк спортчылар ялгыз, парлы, парлы катнаш разрядларда көч сынаштылар.

2008 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында Балык Бистәсе 2 мәктәбе укучысы Рушан Хәбибуллин турнирның бер кечкенә "йолдызчыгы" булды дисәк тә һич арттыру булмас шәт. Ул ялгыз разрядта көндәшләренә бер өмет калдырмады, беренче урынны яулады. Күгәрчен мәктәбе укучысы Ислам Әхмәтҗанов белән парлы разрядта уйнап та беренче урында калдылар. Балык Бистәсе 2 мәктәбе укучысы Әдилә Хәлилова белән катнаш разрядта өченче урынны алуга ирештеләр.

Моннан тыш Әдилә Күгәрчен кызы Камилә Гарифуллина белән парлы разрядта өченче урынны алдылар. Ислам Әгъзамов ялгыз уйнап өченче булды, Камилә белән катнаш разрядта икенче урында калдылар.

"Татарстанның бадминтон өметләре" ярышларының дүрт этабы йомгаклары буенча парлы разрядта Рушан Хәбибуллин белән Ислам Әгъзамов беренче урынны яуладылар. Әдилә Хәлилова белән Рушан Хәбибуллин парлы катнаш разрядта икенче урынны алдылар. Рушан ялгыз разрядта да икенче урынны алуга иреште.

Алар Дипломнар, медальләр,кыйммәтле ракеткалар белән бүләкләнделәр.

Яшь бадминтончыларыбызның бу уңышларында тынгысыз тренерларыбыз Андрей Смолинның, Рәис Хәлиловның, Марат Хөснетдиновның да өлеше күләмле әлбәттә.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев