Әгәр районда "Ел спортчысы-2017" конкурсы игълан итсәк, Балык Бистәсенең 2 мәктәбе укучысы Рушан Хәбибуллин бу исемне дәгъвалаучыларның иң лаеклысы булыр иде шәт. Әле 11 яшьтә генә булса да спорттагы уңышлары сокланырлык.
Рушан "Татарстанның бадминтон өметләре" дип исемләнгән турнирның 3 этабында беренче урыннарны яулады. Финал нәтиҗәләре буенча республикада икенче урынга чыкты....
Әгәр районда "Ел спортчысы-2017" конкурсы игълан итсәк, Балык Бистәсенең 2 мәктәбе укучысы Рушан Хәбибуллин бу исемне дәгъвалаучыларның иң лаеклысы булыр иде шәт. Әле 11 яшьтә генә булса да спорттагы уңышлары сокланырлык.
Рушан "Татарстанның бадминтон өметләре" дип исемләнгән турнирның 3 этабында беренче урыннарны яулады. Финал нәтиҗәләре буенча республикада икенче урынга чыкты. Ислам Әгъзамов белән парлы разрядта уйнап беренче урынны алдылар. Үз яшендәге бадминтончылар арасында аңа тиңнәр сирәк инде Татарстанда. Ул гына да түгел, Россия күләмендә дә үзен танытырга өлгерде Рушаныбыз. Быел Казан, Самара, Түбән Новгород, Уфа шәһәрләрендә узган Бөтенроссия турнирларында катнашып уңышлы гына чыгыш ясады. Ике турнирда 5 урыннарны алуга иреште. Башкаларында да беренче унлыктан түбән төшмәде.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең бадминтон группасына әнисе Алсу алып килгән Рушанны.
-Үзем дә буш вакытларымда "Дельфин"га бадминтон уйнарга йөрим. Шунда тренер Андрей Смолинның балалар белән чын күңелен биреп шөгыльләнүе җәлеп итте. Шул вакыт улымны да бадминтон түгәрәгенә бирү теләге туды,-ди Алсу Хәбибуллина.
Рушанның төрле дәрәҗәдәге ярышларда отып алган ике дистәдән артык медале бар. Ә әнисе өчен иң кадерлесе- Олы Кульгада узган район беренчелегендә икенче урын өчен алган тәүге медале.
-Рушан беренче көннәрдән үк үзен бик тырыш, максатчан итеп танытты. Кайбер малайлар ялкауланалар, күнегүләрне дә аннан-моннан гына ясыйлар. Ә Рушан һәр әйткәнемне игътибар белән тыңлый, күнегүләрне дә зур төгәллек белән башкарырга тырыша. Күнегүләргә беренче булып килә, иң соңыннан кайтып китә. Хәзер инде ул үзеннән кечерәкләргә бадминтон уйнау серләрен дә өйрәтә башлады, - ди Андрей Смолин шәкерте турында.
Рушан хәзер бадминтон буенча Татарстан җыелма командасы члены, Россия буенча да рейтингы шактый югары. Киләчәктә районыбызны дөнья күләмендә дә танытыр әле ул. Яңа елда Рушанга һәм аның тренеры Андрей Смолинга яңа җиңүләр телибез.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев