Балык Бистәсендә пионербол ярышлары булып узды
Узган шимбә көнне "Дельфин» спорт -сәламәтләндерү комплексында 2004-2005 елгы укучылар арасында пионербол буенча ярышлар булып узды. Турнирда районыбыз мәктәпләреннән 6 команда, 50 укучы катнашты.
Беренче урынны Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе командасы ( тренер Владимир Фадейчев) яулады. Гимназиялеләр (Геннадий Баранов) икенче урынны алдылар. Өченче урынга Биектау мәктәбе командасы ( Марат Вәлиев) чыкты.
Иң яхшы уенчылар булып Адель Мифтахов (гимназия), Никита Гузенов, иң яхшы һөҗүмче булып Роман Гаврилов (2нче мәктәп) танылдылар. Балык Бистәсе 2 нче мәктәбеннән Артем Сорокин, Биектаудан Йосыф Шәйдуллин "Җиңүгә омтылыш өчен" призына лаек булдылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев