Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсенең яшь теннисчылары сынатмый
Күптән түгел Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы өметләре» дип исемләнгән ачык турнир үткәрелде.
-
Адиләбез өметлеләр арасында
21-22 сентябрь көннәрендә «Татарстан бадминтон өметләре – 2019» дип исемләнгән ярышларның 3нче этабы булып узды.
-
Балык Бистәсендә “Татарстан кроссы-2019” массакүләм ярышлары була
21 сентябрь көнне районның оешма, предприятие, учреждение хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары катнашында “Татарстан кроссы-2019” массакүләм ярышлары була.
-
Балык Бистәсе укучысы Кирилл Пигалев чираттагы медальгә лаек булды
Өстәл теннисы буенча ул 31 медаль һәм күпләгән грамоталар иясе
-
Велосипедлы җәйләрнең, оныта алмамын ямен...
Берсеннән – берсе остарак җилдергән егет – кызларны күргәч, үзеннән – үзе әлеге җыр сүзләре искә төште.
-
Балык Бистәсендә милли көрәш – Сабантуйның төп бәйгесе булды
Ат чабышыннан соң мәйданның бөтен дикъкате, игътибары көрәшчеләргә күчә. Бик күпләр Сабантуйга нәкъ менә батырлар алышын карарга, үзләре яраткан көрәшчеләргә көч биреп торырга киләләр дә инде.
-
Балык Бистәсе бадминтончылары тагын алгы сафта
17-19 май көннәрендә Казанның бадминтон үзәгендә Рәсәйнең бадминтон федерациясе беренчелегенә 11 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ярышлар булып узды.
-
Спорт белән дус бул!
Балык Бистәсе “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү үзәге һәм “Яшьлек” стадионында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының район этабы булып узды.
-
Шахмат ярышлары узды
Балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2001-2006; 2007-2011 елларда туган кызлар үсмерләр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» Бөтенроссия спорт комплексы кысаларында шахмат ярышы үткәрде .
-
Безнекеләр сынатмаган
Күптән түгел Сабада татарча көрәш буенча Ришат Фәллахов истәлегенә багышланган ачык турнир булып узды. Анда 2003 елгы һәм яшьрәк үсмерләр көч сынашты.
-
Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" клубының баш тренеры вазифасыннан китә
Казанның "Ак Барс" хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов вазифасыннан китә.
-
Хуҗаларга диварлар да булышты
6 апрель көнне Күгәрчен мәктәбендә командалар беренчелегенә «Рәсәй-Татарстан дуслык җәмгыяте» ижтимагый төбәк оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Мансур Хашимов призларына татарча көрәш буенча шәхси- команда беренчелегенә ярышлар булып узды. Бу бәйгене Балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында оештырды.
-
Теннисычыларыбыз да сынатмады
21 - 24 март көннәрендә Саба районында 2004 елгы һәм яшьрәк үсмерләр, кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси команда беренчелегенә 8 нче ачык Бөтенрәсәй ярышлары булып узды.
-
Бадминточыларыбызның яңа җиңүләре
23-24 март көннәрендә Казанда “Татарстанның бадминтон өметләре” республика ярышларының 1 этабы булып узды.
-
Спартакиада көчлеләрне ачыклады
29 март көнне «Дельфин» спорт- сәламәтләндерү комплексында, ”Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында Балык Бистәсе мәгариф хезмәткәрләренең Спартакиадасы булып узды. Призларны мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз оешмалары Советы рәисе Вера Малакаева әзерләде.