Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спартакиада көчлеләрне ачыклады

 29 март көнне «Дельфин» спорт- сәламәтләндерү комплексында, ”Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында Балык Бистәсе мәгариф хезмәткәрләренең Спартакиадасы булып узды. Призларны мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз оешмалары Советы рәисе Вера Малакаева әзерләде.

 Ярышларда барлыгы 14 команда, 140 мәгариф хезмәткәре катнашты. Беренче урынны балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге командасы ( җитәкчесе Илнур Гиннатуллин) яулады. Икенче,өченче урыннарны Күгәрчен ( Марсель Мингарипов), Ямаш (Алмаз Баһавиев) командалары бүлеште.

Кирилл өметлеләр арасында

30-31 март көннәрендә “ Татарстан Республикасы өметләре” дип исемләнгән ачык турнирда Балык Бистәсенең балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге педагоглары Гурьянычев Александр һәм Роман Пигалев җитәкчелегендәге команда (Кирилл Пигалев, Гүзәл Сөнгатуллина, Радмир Шабанов, Зәмирә Бәдретдинова) катнашты .

Балык Бистәсе гимназиясе укучысы Кирилл Пигалев авыл районнарыннан килгән 120 үсмер арасында икенче урынны алды.

Җиңүчебез Диплом һәм медаль белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса