Бадминточыларыбызның яңа җиңүләре
23-24 март көннәрендә Казанда “Татарстанның бадминтон өметләре” республика ярышларының 1 этабы булып узды.
2009 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында Күгәрченнән Җәмил Галиуллин ( тренеры Марат Хөснетдинов) уңышлы чыгыш ясады. Ул ялгыз разрядтта икенче урынны алды. Казаннан Мария Голдобеева белән уйнап өченче урында алды. Ә Кама Тамагыннан Данияр Галиуллин белән парлы разрядтта чемпион исемен яулады.
Балык Бистәсеннән Әдилә Халилова ( тренер Рәис Хәлилов) ялгыз разрядта өченче урынны алды. Чистайдан Арина Коноплева белән парлы разрядтта да пьдесталның өченче баскычына күтәрелде. Катнаш парлы разрядтта Кама Тамагыннан Данияр Галиуллин белән уйнап икенче урынны яулады.
2007-2008 елгылар арасында Балык Бистәсеннән Рушан Хәбибуллин ( тренер Андрей Смолин) Алексеевскийдан Матвей Андреяшин белән парлы разрядтта өченче урынны алды.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа