Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хуҗаларга диварлар да булышты

6 апрель көнне Күгәрчен мәктәбендә командалар беренчелегенә «Рәсәй-Татарстан дуслык җәмгыяте» ижтимагый төбәк оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Мансур Хашимов призларына татарча көрәш буенча шәхси- команда беренчелегенә ярышлар булып узды. Бу бәйгене Балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында оештырды.

 Анда районыбызның 6 мәктәбеннән 2003 елгы һәм яшьрәк 57 көрәшче көч сынашты.

Мәктәпкәчә яшьтәге малайлар арасында Масловкадан Шамил Якупов беренче урынны алды.

Күгәрчен командасыннан Ирек Миннебаев (35 кг.кадәр), Фәнзил Низамов (50 кг.), Илсаф Закиров (60кг.), Данир Кәримуллин ( 95 кг. кадәр), Ислам Мингарипов ( 95 кг.нан югары ), Яңа Арыштан Айзат Садыков (25 кг.), Илназ Галявиев (70 кг.), Масловкадан Сәйдәш Хәйретдинов (30кг.), Адель Майоров (40кг.), Балалар,яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Исхак Саймахмедов (45 кг.), Владислав Лапин (55 кг.), Марат Пулатов (90 кг.) үз үлчәү авырлыкларында җиңү яуладылар.

Командалар арасында Күгәрчен мәктәбе көрәшчеләре ( тренер Гамил Шәмсевәлиев) беренче урынга чыкты. Икенче урынны Яңа Арыш командасы ( Айрат Садыйков) алды. Масловка көрәшчеләре (Нәгыйм Нәфигуллин) өченче урында калдылар.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса