Велосипедлы җәйләрнең, оныта алмамын ямен...
Берсеннән – берсе остарак җилдергән егет – кызларны күргәч, үзеннән – үзе әлеге җыр сүзләре искә төште.
Елак булса да, балаларыбызның күңелендә велосипедлы гына түгел, яңа тапкан дуслары, гомумән, авылда алган хатирәләре белән күңелләренә кереп калгандыр дип ышанасы килә быелгы җәйнең. Үзенең кабатланмас булуы белән дә кызыклы һәм ымсындыргыч бит ул. Барысына да өлгерә бала – чага: су кереп чыгарга да, төрле мәдәни чараларда катнашырга да, көнозын, ару – талуны белми, йөгерергә дә, авыз – борын, тез башларын канатырга да... Шуның өчен балачак – юләр чак бит инде ул. Мәдәни чаралар дигәннән, Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан быел да аз оештырылмады алар.
Һәм менә 24 нче август көнне җәйге күңел ачу чараларына нокта куеп, мәдәният хезмәткәрләре кечкенә дусларын “Күңелле тәгәрмәч” дип исемләнгән спорт бәйрәменә җыйды. Ел саен үткәрелеп килүче велосипедлы бәйрәмне быел да, йолабызга хилафлык китерми, исемен җисеменә тәңгәл китерерлек итеп үткәреп җибәрдек. Катнашучыларның елдан – ел артуы күңелләрне сөендерсә, үзенекеләр өчен җан атарга килүче әти – әни, әби – бабайларның артуы икеләтә куаныч безнең өчен. Быел да оешкан төстә, җан атарларның алкышлары астында үтте әлеге чара.
Чара Корноухово мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айрат Хәбибуллин тарафыннан балаларга велосипедчының юлда үз – үзен тоту кагыйдәләрен искә төшерү һәм кызыклы викторина белән башланып китте. Шуннан китте инде... Җиңелдән катлаулыга таба барган биремнәрне бер авырлыксыз үтәде балалар. Вакытка билгеле бер аралакны да үттеләр, велосипедларына атланып, елан булып та “шуыштылар”, аякларын җиргә тидермичә салмак кына йөреп, билгеле бер араны да уздылар, багажникларына пассажир утыртып, түгәрәк ясап та йөрделәр... Берсеннән – берсе җитез балалар арасыннан иң яхшысын сайлап алу мөмкин түгел икәнлеген аңлап, иң - иңнәрен аерым бер номинацияләрдә җиңүче итеп билгеләдек. “Иң яшь велосипедчы” дипломы 6 яшьлек
Дмитрий Игнатовка, ә “Иң өлкән велосипедчы” дипломы 10 яшьлек Рамазан Гариповка тапшырылды. Илья Капитонов “Иң актив велосипедчы”, ә Гадел Хәбибуллин “Иң җитез велосипедчы” номинацияләрендә җиңүче дип табылды. “Иң чыдам велосипедчы” исеменә Александр Межевой лаек дип табылса, “Иң акыллы велосипедчы” дипломы Арсений Малыгинга тапшырылды. Бәйгедә катнашкан гүзәл затларыбыз арасыннан Екатерина Хомякова белән Дарья Баталова “Иң сөйкемле велосипедчы” һәм “Иң пөхтә велосипедчы” дипломнарына лаек булдылар. Ә бүгенге бәйгенең “Иң яхшы велосипедчы” сы дип Кирилл Канифатов табылды. Лиза Никольская, Римма Игнатова, Виктория һәм Анастасия Мингалеевалар, Камилә һәм Әминә Корбановалар бәйгенең катнашучы дипломына ия булдылар.
Тырышып, бар күңел җылысын кушып әзерләнгән чарадан һәркем канәгать калгандыр, дип ышанасы килә. Бүгенге чара гына түгел, гомумән, авылда, мәдәният йортыбыз кысаларында үткәрелгән чаралар балаларның күңелендә бары тик якты хатирәләр генә калдырган дигән ышаныч, һәм сабыйларга матур уку еллары, зурдан – зур уңышлар насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа