Спорт белән дус бул!
Балык Бистәсе “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү үзәге һәм “Яшьлек” стадионында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының район этабы булып узды.
Ул “Рәсәй пенсионерлар союзы” иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге, Пенсия фонды, башкарма комитетның яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлекләре тарафыннан оештырылды. Анда Балык Бистәсе һәм авыллардан вәкилләр, “Сәламәт бул” клубы әгъзалары катнаштылар. Ярышта катнашучыларны Рәсәй Пенсия фонды район идарәсе начальнигы Минзия Вәлиева, “Рәсәй пенсионерлар союзы” иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге рәисе Анатолий Автономов, башкарма комитетның яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Дарья Вильчинская сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. “Калинушка” хоры, Гөлнар Вәлиәхмәтова һәм Вера Емельянова чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы гимны яңгыраганнан соң ярышлар башланып китте.
Җиңел атлетикада Файземә Мөхәммәтшина (“Сәламәт бул” клубы), Идрис Амитов (Балык Бистәсе), йөзү буенча Флера Нәгыймова (“Сәламәт бул” клубы), Юрий Егоров (Балык Бистәсе), өстәл теннисында Валентина Гурьянычева (Балык Бистәсе), дартста Фәния Хәйруллина (“Дельфин” үзәге) һәм Нәҗип Вәлиәхмәтов (“Дельфин” үзәге), пуля белән атуда Зоя Николаева (“Сәламәт бул” клубы), Нәҗип Вәлиәхмәтов (“Дельфин” үзәге) беренче урынны яуладылар.
Кайберәүләр берничә төр ярышларда катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләр Казанда узучы республика спартакиадасында безнең район данын яклаячаклар.
Спорт белән шөгыльләнү тормышыбызда булыша, организмны чыныктыра. Барыбыз да күңелле, рухи шатлык тойгылары алдык бу чарадан.
Светлана Кутлина.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа