Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсендә “Ата-аналар кубогы”на хоккей ярышлары булып узды
Күптән түгел “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексының боз мәйданчыгында район мәктәпләренең 2001-2002 елгы укучылары арасында “Ата-аналар кубогы”на хоккей ярышлары булып узды.
-
Данил үз үлчәвендә өченче
Узган атнада Актанышта герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган, татарча көрәш буенча ярышлар булып узды.
-
Балыкбистәлеләр: Ярышларда катнашыгыз
Ярышларга килегез
-
Җиңүчеләрне район башлыгы Илдар Таҗетдинов котлады.
Атна башында, район хакимиятенең актлар залында, Бөтенрәсәй һәм республика фән олимпиадаларында җиңүчеләрне район башлыгы Илдар Таҗетдинов котлады.
-
«Ак Барс» капкачысы түбәтәй киеп бозга чыккан
«Ак Барс»ның капкачысы Владислав Подъяпольский Континенталь хоккей лигасы уздырган мастер-шоуга татар милли баш киеме – түбәтәй киеп чыккан.
-
Данлыклы көрәшчебез истәлегенә
Узган шимбә көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында күп тапкырлар район Сабантуйларының баш батыры булып калган данлыклы көрәшчебез Габделхәй Галиуллин истәлегенә багышланган көрәш бәйгесе булды.
-
Балыкбистәлеләр елны медальләр яулап башладылар
6 – 8 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча “Татарстан Республикасы өметләре” дип исемләнгән ачык турнир үткәрелде. Анда Татарстанның шәһәр, районнарыннан һәм Россия шәһәрләреннән килгән 200 гә якын яшь спортчы көч сынашты.
-
Шомбытлылар беренче
Узган атна ахырында 2001-2005 елгы үсмерләр арасында волейбол ярышлары булып узды. Анда барлыгы 12 команда, 97 волейболчы катнашты.
-
Балык Бистәсендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале булып узды
Балык Бистәсе мәктәп укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале булып узды.
-
Балык Бистәсе баскетболчылары көч сынашты
Балык Бистәсендә “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты булып узды. Анда районыбыз мәктәпләреннән килгән 7 команда көч сынашты.
-
“Ак Барс” һөҗүмчесе Данис Зарипов “Торпедо”га каршы уенда рекорд куйды
“Ак Барс” хоккей командасы 5:1 исәбе белән җиңде.
-
Футбол кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин
IFAB 2019 елның мартында узачак советта футболдагы үзгәрешләр турында карар кабул итәргә ниятли.
-
Алты көн дәвамында Балык Бистәсендә барган Рәсәй бәйгесе тәмам
Узган атнаның башыннан азагына чаклы районыбызда судомоделизм буенча узган Бөтенрәсәй фәнни-техник олимпиадасы финишка килеп җитте. Анда Архангельск, Киров, Липецк, Ростов, Свердловск өлкәләреннән, Татарстан һәм Балык Бистәсе командалары, 14-18 яшьтәге илебезнең иң көчле судомодельчеләре көч сынашты. Ярышлар 9 класслы үзйөрешле хәрби, су асты, транспорт корабльләре, судноларының модельләре хуҗалары арасында барды.
-
Балык Бистәсендә Чулман яры буенда матч карыйбыз
Футбол буенча дөнья чемпионатының соңгы ике матчын районыбыз яшьләре Кама буендагы ял паркында турыдан- туры тапшыруда карый алдылар.
-
Данил шәһәр батыры да
Якташыбыз, танылган көрәшче Дамир Хәйриевнең улы Данил яшьләр арасында Яр Чаллы Сабантуе батыры калды.