Җиңүчеләрне район башлыгы Илдар Таҗетдинов котлады.
Атна башында, район хакимиятенең актлар залында, Бөтенрәсәй һәм республика фән олимпиадаларында җиңүчеләрне район башлыгы Илдар Таҗетдинов котлады.
Котлы Бөкәш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ләйлә Шакирова “Экология” фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәк этабы призеры, “Химия” фәне буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы призеры (укытучылары И. М. Вәлиев, Н. В. Әгъзәмова).
Балык Бистәсе икенче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Гатауллина (бүгенге көндә Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты гимназиясе студенты) 2017-2018 нче уку елында “География ” фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәк этабы призеры, “Инглиз теле” фәне буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы призеры (С.Г. Ермолаева, О. Н. Мокеева).
Масловка урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айрат Сәхәбетдинов “Физика” фәне буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы призеры (Р. Ш. Гатауллин).
Балык Бистәсе икенче мәктәбенең 11 нчы сыйныф укучысы Никита Кузнецов (бүгенге көндә Туполев исемендәге Казан техник университеты студенты) -“Физика” фәне буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы призеры (Г. В. Токранова).
Балык Бистәсе икенче мәктәбенең 8 нчы сыйныф укучысы Владислав Гаврилов, “Инглиз теле” фәне буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы призеры (О. В. Купцова).
Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Айсылу Васикова (бүгенге көндә Казан Федераль университеты студенты) 2017-2018 нче уку елында “Татар теле” фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры. (Р. А. Кәбирова).
Котлы Бөкәш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Динә Юнысова “Татар теле” фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры (Р. Р. Курмаева).
Масловка урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Ангелина Кибякова “Татар теле” фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этапы призеры (Р. У. Ситдыйкова).
Җиңүчеләргә һәм аларның остазларына чәчәк бәйләмнәре һәм сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа